Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

“Куян килгән кунакка”

Балалар бакчасында музыкадан ачык эшчәнлек үткәрү өчен сценарий.

Максат: музыкаль эшчәнлекнең барлык төрләрендә дә балаларның активлыкларын үстерү; музыкаль әсәрләрне тыңларга күнектерү; музыка эшчәнлеге аша аваз югарылыгын аеру; балаларда эстетик тойгылар тәрбияләү, хәрәкәтләренә максат һәм юнәлеш бирү.

Бурычлар:

1.Музыка эшчәнлегенә кызыксыну уяту, аның аша балаларда нәфислек, эстетик тойгылар тәрбияләү.

2.Җырлар, ритмик хәрәкәтләр, биюләр, җырлы уеннар аша иҗади уйлау сәләтләрен, фантазияләрен үстерү.

3.Музыкаль аваз югарылыгын аеру, ике төрле характердагы көйне танып хәрәкәт итү, хәрәкәтләренә максат һәм юнәлеш бирү.

Җиһазлау: уенчык куян, “Шома бас” ЭМТЧ (1), музыка уен кораллары: зур бубен һәм кечкенә бубен, ноутбук, музыкаль центр, “куян өе”, фортепиано.

 

Эшчәнлек барышы:

Кереш өлеш. Исәнләшү. Яз турында әңгәмә.

Балалар, әйдәгез мин сезне язгы аланлыкка алып барам. Карагыз әле, монда нинди матур, киң алан. Әйдәгез, тик тормыйк, аланлыкта биеп алабыз.

“Шома бас” ЭМТЧ (дорожка №1)

Төп өлеш. Тыңлау.

Утырыгыз, балалар. Карагыз әле, нинди матур, йомшак өй. Нәрсә өе дип уйлыйсыз? Куянныкы микән? Әйдәгез аны үзебез янына чакырыйк. Балалар, куян дустыбызның көйләр тыңлыйсы килә икән бит.

Татар бию көе.

Бишек җыры.

Бу көйгә нишлибез, биибезме? Әйе. Ә бу көйгә нишлисе килә икән? Әйе, йоклыйсы килә. Димәк, безнең күңелле һәм моңсу көйләр була икән.

Җыр күнегүе, җырлау.

Балалар, куян дустыбызның җырлыйсы килә икән бит. Менә матур язлар җиткәч, җәнлекләр дә туннарын салды. Безнең куян дустыбыз да ак тунын сорыга алыштырган. Балалар, әйдәгез, яз турында матур җырыбызны бүләк итик әле куянга!!!

Җыр: “Яз җитә”

Музыка уен коралы.

Балалар, куян дустыбызның безгә бүләге дә бар икән. Ул безгә шалтыравыклар алып килгән. Берсе зур шалтыравык, ә берсе кечкенә шалтыравык. Әйдәгез, шалтыратып карыйк әле. Хәзер мин сезне сынап карыйм, шалтыравыкларны шалтыратам. Ә сез белергә тиеш: кайсы шалтыравык шалтырый микән?

Биюле уен.

Балалар, куян дустыбызның бик тә биисе, уйныйсы килә икән бит. Әйдәгез, уйныйбызмы, биибезме? Бу уенның кагыйдәләре сезгә инде бик таныш. Без башта марш көенә йөрибез, аннары биибез, ә аннары музыка туктауга урындыкларга качабыз, ә куян сезне тотарга тырышыр.

Марш, бию көе (фортепиано)

Йомгаклау.

Балалар, куян дустыбызга сез бик ошадыгыз.Ул кайткач дусларыма сөйләрмен, диде. Ә куян сезгә ошадымы соң? Сезгә нәрсәләр ошады соң, балалар? Уенмы, биюме, җырмы? Сез дә өйгә кайткач сөйләрсезме? Сез дә миңа бик ошадыгыз. Рәхмәт сезгә!!!


Балтач районы Кариле балалар бакчасы музыка җитәкчесе Залалова А.А.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев