Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Хуш күңелле бакчабыз!

Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе өчен сценарий.

Тәрбияче: Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларыбызны мәктәпкә белем алырга озатабыз.

Кадерле балалар! Менә мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез. Бакчага килгән беренче көнегезне хәтерегезгә төшерегез әле. Сөйләшә дә белмәгән, әле яңа тәпи киткән балалар инде мәктәп яшенә җиткәннәр. Әлеге бакчада шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек, бергә уйнадык, шаярдык. Бүген безгә бик моңсу. Шуклыклары белән безне сагайткан, уңышлары, шат авазлары белән сөендергән нәни дусларыбыз бездән китә. Алар безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иттеләр, зур ярдәмчеләребез булдылар. Ләкин барыбер күңелебез сөенә. Карагыз, алар барысы да нинди матурлар, исән-саулар, эш дигәндә мин-мин, дип, ял иткәндә җырлыйм-биим дип торалар, күзләре кызыксынудан янып тора. Балалар! Киләсе тормышыгызда да матур истәлекле вакыйгалар күп булсын. Бүгенге бәйрәм көне дә күңелегездә мәңге саклансын иде. Мәктәптә дә тырыш, тәртипле булыгыз. Ак юллар сезгә!

1 бала: “Аккош ” диеп атала,

Безнең гүзәл бакчабыз.

Истәлекле көн бүген,

Бакча белән хушлашабыз.

2 бала: Нинди матур иртә бүген,

Кояш чыккан яктырып.

Кошлар сайрый ян бакчада,

Берсен-берсе уздырып.

3бала: Бездә бәйрәм! Бездә бәйрәм!

Менә шуңа күрә без

Шатланабыз, сөенәбез,

Елмаябыз, көләбез.

Гади бәйрәм түгел бүген,

Ул гомергә бер килә.

Бүген менә бакчабызга,

Дуслар, туганнар килә.

4 бала: Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде күбебез.

Бакча белән хушлашабыз,

Бүген соңгы көнебез..

5 бала: Бакча белән саубуллашу көне –

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу – олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя кәефне.

6 бала: Көн саен иртән, бакчага киләм.

Соң гына кайтам, кич белән өйгә.

Яратам үзем, көн үткәрергә

Иптәшләр белән бакчада бергә.

7 бала: Төрле уенчык, курчаклар монда.

Кайтасым килми бит минем шуңа.

Әнием, – димен, – ашыгып йөрмә,

Мине алырга бик иртә килмә.

8 бала: Баш өстендә ак болытлар,

Талгын гына җил исә.

Бакчада узган көннәрем,

Күңелемнән китмәс һич тә.

ҖЫР: “Бакчабыз – нәкъ гөлбакча”

Тәрбияче: Әниләр – җир йөзендә иң кадерле кешеләребез. Аларга әйтер сүз һәрчак табыла. Безнең балаларның да 6 ел буе әниләренә әйтер сүзләре җыелган.

Бергә: Мине үстергән өчен,

Тыныч көнем һәм төнем өчен,

Яхшы киңәшләрең өчен,

Җылы сүзләрең өчен,

Иркә-назларың өчен,

Бәхетле балачагым өчен,

Тәмле ашларың өчен,

Дуслар табарга ярдәм иткәнең өчен,

Барысы бергә: РӘХМӘТ СИҢА, ӘНИЕМ!

9 бала: Яшәвебез монда булды,

Ашавыбыз да монда.

Көннәр буе без мәш килдек,

Балалар бакчасында.

10 бала: Күңелле дә, күңелсез дә.

Хәлемне белмиләр шул.

Китмәс идем, олы кызлар

Бакчага йөрмиләр шул.

11 бала: Бакчада без өйрәндек

Бик күп төрле һөнәргә.

Матур рәсемнәр ясарга,

Җырларга һәм биергә.

12бала: Бакчада без иң зурлар,

Их, шатланып туймыйбыз.

Яраткан җырларыбызны

Яңгыратып җырлыйбыз.

Җыр : “Балалар бакчасында”

(Көйгә Буратино керә)

Хәерле көн, балалар, кунаклар. Сездә бәйрәм кичәсе икәнен ишетеп ашыгып бәйрәмгә килдем. Менә минем кулда “Белем ачкычлары”. Кем минем сорауларыма дөрес җавап бирә шуңа белем ачкычлары. Бармакларыгызны бөкләп барыгыз:

1. Кулларда ничә бармак?

2. Ничә ел фасылы беләсең?

3. Нинди дару үләннәре беләсең?

4. Урманда учак ягарга ярыймы?

5. Алма сүзендә ничә сузык аваз?

6. 20дән артка таба кем саный белә?

7. 12дән 3не алгач күпме була?

8. Хәзер көй куям кем шуңа бии белә?

Бию “Гуми-гуми”

(Буратино мактый, һәрберсенә берәр бал куя. )

9. 2 сыерда ничә мөгез?

10. 8 ле алдыннан ничәле саны килә?

11. Кара-каршы очраганда кешеләр бер-берсенә нәрсә дип эндәшәләр?

12. Сез мәктәпкә барырга әзерме? Мәктәп балаларын кем дип атыйлар?

13. “Су анасын” кем язган?

(Буратино әти-әниләрдән, тәрбияче апалардан сорый) Буратино: Балалар мәктәпкә әзерме, аларны укырга җибәрәбезме?

Җыр “Наш любимый, детский садик”

Буратино. Сез минем сорауларыма дөрес җавап бирдегез, шуңа күрә сезгә белем ачкычлары алып килдем, аны апагызга бирәм. Сау булыгыз.

13 бала: Туган йорттай ул кадерле

Һәм якын күңелләргә.

Ничек кенә хушлашасы?

Китәсе килми бер дә.

14 бала: Нишлисең бит, яшең тулгач,

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы

Мәктәп белән тоташа.

15 бала: Хушлашабыз бакча белән –

Сау булыгыз, апалар.

Кала курчакларыбыз,

Безне көтә парталар.

ҖЫР: “Без инде хәзер зурлар”

(Җыр бетүгә Белмәмеш килеп керә, елый. )

Белмәмеш: Минем клубка концертка керәсем килгән иде, андагы апа кертмәде. “Укый белми торган балалар концертка кертелмиләр. Менә шушы кроссвордларны чишсәң, килерсең”, – диде. (Кычкырып елый)

Тәрбияче: Тукта, тукта, Белмәмеш безнең балалар сиңа ярдәм итә алырлар дип уйлыйм, алар быел мәктәпкә баралар.

Белмәмеш: И-и-и, алар да минем кебек бәләкәйләр, каян эшли алсыннар инде? (Кул селти, урындыкка барып утыра)

Тәрбияче: Балалар, Белмәмешкә булышабызмы?

(Мәктәпкә баручы балаларга кроссворд таратыла. Белмәмеш алар кырыенда йөри. )

Тәрбияче: Безгә кунакка бәләкәйләр дә килделәр, алар да бүләк әзерләгәннәр хәзер шуны күрсәтеп китәрләр.

1 бала: Анда да сез сынатмассыз,

Менә күрербез әле,

Болар безнең бакчаныкы,

Диеп йөрербез әле.

2 бала: Уенчыкларыгызга да

Булыр инде бик моңсу.

Сез киткәндә безгә дә бит

Бигрәкләр дә ямансу.

3 бала: Мин дә мәктәпкә барыр идем,

Бернигә дә карамый,

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле сиңа ярамый”.

4 бала: Мәктәпкә баргач та, дуслар,

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар табыгыз.

Яманнан сак булыгыз.

5 бала: Бик күңелле бакчабыз,

Тик сез генә китәсез.

Үзебезнең күчтәнәчне

Җырлап бүләк итәбез.

Җыр “Мин үсәм”

Тәрбияче: Бәләкәчләребезгә бик зур рәхмәт. Мәктәпкә баручылар “укучы” исемен акларлык булдылар микән, әйдәгез тикшерик. Балалар кроссвордларны чиштеләр, менә нәрсә анда язылган.(Хуш бакча. ) Балалар мәктәпкә әзерме

Белмәмеш: Рәхмәт, укучы балалар, мин дә әнигә әйтәм дә иртәгәдән сезнең балалар бакчасына йөри башлыйм. Мин китим инде, ә хәзергә сау булыгыз.

Тәрбияче:Әниләр эштә вакытта, үз әниләрен алыштырган,аларны тәмле итеп ашаткан, тыныч итеп йоклаткан, чиста, пөхтә йөрткән, биеткән-җырлаткан, аларга чын йөрәге белән назын, җылысын биргән бакчадагы апаларга да әйтер сүзләре бар балаларыбызның.

1 бала: Барыгызга да зур рәхмәт,

Бакчада яшәүчеләр,

Безне шат һәм бәхетле

Үссен дип йөрүчеләр.

2 бала: Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт,

Тәрбияче апалар.

Бездән соң да гөрләп торсын,

Шаулап торсын бакчалар.

3 бала: Тик сез берүк без китә дип

Ямансулап калмагыз.

Без бит хәзер зурлар булдык,

Без мәктәпкә барабыз.

4 бала: Өйрәттегез безне бакчаларда,

Хәреф танып, саннар язарга.

Кечеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

5 бала: Рәхмәт сүзебез күп безнең –

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез дус һәм тату булып,

Яшәгез дип шулай гел бергә.

6 бала: Күңелләрдән һич тә китмәс,

Биргән сабакларыгыз.

Һәркөн саен ныгый барыр

Очар канатларыбыз.

Яулыклар белән парлы бию

7 бала: Көйсезләнсәк, еласак та,

Сез гел сабыр булдыгыз.

Безнең баштан сыйпап торды

Сезнең йомшак кулыгыз.

8 бала: Бу сөекле бакчабызны

Беркайчан онытмабыз.

Барлык дусларыбыз белән

Без бүген хушлашабыз.

Бергә: Кайгыларны сыйпап аласыз,

Хәерле юл теләп каласыз,

Сез бит шундый сабыр, чыдам сез.

Сезне уйлап юлга чыгабыз.

Күзләрегез көлеп торсын гел,

Юлыгызга яусын алсу гөл

Җырыбыз сезгә булсын бүләк,

Бергә: Апалар, сезгә бик зур рәхмәт!

Җыр: “До свидание, детский сад”

– Хәзер булачак укучыларны алга чакырыйк әле. Белем иленә юл җиңел түгел, күп сынаулар аша үтәргә туры килә. Сез әзерме? Белем ачкычы тапшырабыз. Әйдәгез, аларны кул чабып озатыйк.

Гөлчәчәк Сәмигуллина, Кукмара районы Кәркәүч авылы балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев