Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

“Кәҗә бәтиләре һәм бүре” - Әниләр көнен үткәрү өчен сценарий

“Кәҗә бәтиләре һәм бүре” әкияте нигезендә Әниләр көне үткәрү өчен сценарий. 

Урман күренеше. Балалар кәҗә бәтиләре булып киенгән. Авторлар - ике тәрбияче, берсе татар халык киеменнән, икенчесе рус халык киеменнән, беренче тәрбияче сөйли: Жила - была в избушке в лесу коза с козлятами. Коза часто уходила в лес искать корм, а козлятам наказывала: ”Дверь никому не открывайте, по лесу бродит злой голодный волк”.

Икенче тәрбияче сөйли: Борын-борын заманда үзенең кәҗә бәтиләре белән кәҗә яшәгән. Кәҗә һәр көнне урманга азык эзләргә китә.Үзе киткәндә балаларына кисәтә икән: Мәйсәрә ( әни Кәҗә): - Балакайларым, мин сезгә күчтәнәчләр алып кайтам. Беркемгә дә ишек ачмагыз! Бүре булырга мөмкин. Әниләре киткәч, балалар күңел ачалар.

Бер кәҗә бәтие:

- Әйдәгез, әни өйдә юкта кулъяулыкларны юабыз.

“Без яулыклар юабыз” биюе (балалар кулында милли бизәкләр төшерелгән табаклар, табак эчендә кульяулыклар)

“Дустым бар”җырлы-биюле уен үткәрелә.(Л.Хисматуллина сүзе.көе)

Уң ягымда дустым бар, 2 тапкыр

Сул ягымда дустым бар, 2 тапкыр

Түгәрәк,түгәрәк

Нинди матур түгәрәк

Уң ягымда дустым бар, 2 тапкыр

Сул ягымда дустым бар, 2 тапкыр

Без шатлык таратыбыз,

Җырларга яратабыз.

 

Уң ягымда дустым бар, 2 тапкыр

Сул ягымда дустым бар, 2 тапкыр

Түгәрәк,түгәрәк

Нинди матур түгәрәк.

 

Бүре: ( ишек шакый,бүре киеменнән бер бала):

- Ребятушки, козлятушки,отомкнитесь, ваша мама пришла, молока принесла!

Икенче тәрбияче: - Но козлята поняли, что это волк, и не открыли.

Кәҗә бәтиләре: Юк, ачмыйбыз, бу әниебез тавышы түгел. Кит, бүре.

Беренче тәрбияче:

- Бераздан әниләре кайта һәм ишекне шакый.

Әни кәҗә: Кәҗәкәйләрем, ачыгыз, сезнең әниегез кайтты, сезгә сөт алып: кайтты, сезгә май алып кайтты.

Козлятки открыли дверь, впустили мать и рассказали ей, как приходил к ним волки и хотел их съест. Она покормила их.

Ишеккә бүре килә, шакый:

Ачыгыз ишекне, мин сезгә тимим, мине гафу итегез. Әниемә мин дә бүләк ясармын. Сездән күп нәрсәләргә өйрәним әле.

Бүген Әниләр көне, әниләребезне котлыйбыз.

Козлятушки исполняют песню: “Пусть всегда будет солнце” .

Слова Л. Ошанина, музыка А.Островского.

Солнечный круг, небо вокруг

Это рисунок мальчишки

Нарисовал он на листке

И подписал в уголке.

Пусть всегда будет солнце,

Пусть всегда будет небо.

Пусть всегда будет мама

Пусть всегда буду я.

Кояш нуры, саф күк йөзе,

Ул бер малайның рәсеме

Ясаган ул ап-ак биткә

Һәм язып куйган читкә:

Һәрвакыт булсын кояш,

Һәрвакыт булсын һава,

Һәрвакыт булсын әни,

Һәрвакыт булыйм мин.

Просто замечательная

Мама у меня,

Ласковая, добрая -

Точно знаю я.

Мамочку поздравлю

С праздником ее.

Будет пусть отлично

У мамули все!

“Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга

Таптамагыз, һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга. 

Мамочка моя родная,

Я тебя люблю.

Будь со мною рядом,

Я тебя прошу.

Не болей, мамуля,

Улыбайся мне,

Ты как будто солнышко,

Только на земле. 

В этот день я поздравляю

Мамочку мою!

Ее крепко обнимаю,

Говорю «Люблю!»

Я хочу цветок красивый

Маме подарить,

Пожелать ей быть счастливой

И любимой быть! 

Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күнелле була,

Ул өйгә кайтып кергәч. 

Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә. 

Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез,үзем әйтәм,

Ул әни бит – минеке. 

Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмагайганда йөзләреннән

Бар өйгә нур беркелә. 

“Бәтиләр” җыры (Әнвәр Бакиров көе, Әминә Бикчәнтәева сүзләре)

“Бииләр итек,читекләр” җыры (Мөхтәр Минһаҗев көе, Шәүкәт Галиев сүзләре.)

Козлятушки, давайте поиграем в подвижную игру: “Давай коза попрыгаем!”

Балалар хәрәкәтле уен уйныйлар.

Бәйрәм тәмамлана.


«Акчәчәк» балалар бакчасы. Тәрбиячеләр - Сибгатова Рушания Зыятдин кызы, Хәсәнова Гүзәл Әнәс кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев