Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Гомерем минем моңлы бер җыр иде...

Патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби-викторина.

1. М. Җәлил кайчан туган?

а) 1901 елның 1нче гыйнварында.

б) 1906 елның 15 нче февралендә.

в)1886 елның 26 нчы апрелендә

 

2. Шагыйрьнең туган ягы ?

а) Оренбург өлкәсе, Мостафа авылы.

б) Казан шәһәре.

в) Арча районы Яңа Сала авылы.

 

3. М. Җәлилнең кызының исеме ничек?

а) Венера.

б) Алсу.

в) Чулпан.

 

4. «Керсез дуслык, тирән сөю хисе

Безгә матур бәхет китерсен!

Күңелләрдән бөтен шикне кусын,

Керфекләрдән яшьне киптерсен!”

Бу шигъри юлларны М.Җәлил хатынына багышлаган. Аның исеме ничек?

а) Хәдичә.

б) Сания.

в) Әминә.

 

5. М. Җәлилнең беренче шигыре?

а) «Кызыл ромашка».

б) «Бәхет».

в) «Сәгать».

 

6. Бу өзек шагыйрьнең кайсы шигыреннән?

“ Мияу, мияу, пескәем!

Барчы зинһар чоланга,

Майны сакла күседән,

Оясыннан чыгарма!”

а) «Урланган мәче».

б) «Мәчегә көлке – тычканга үлем» .

в) «Карак песи» .

 

7. Җәлилнең «Җырларым» шигыренә музыканы кем язган?

а) Рөстәм Яхин.

б) Салих Сәйдәшев.

в) Мирсәет Яруллин.

 

8. Бу шигъри юллар М.Җәлилнең кайсы шигыреннән?

«Сез назлап үбегез гөлләрне,

Хуш истән күңлегез ачылсын.

Җир бирде сезгә шат көннәрне,

Йотып тир, кан һәм яшь тамчысын»

а) «Чәчәкләр».

б) «Гөлләрем».

в) «Кечкенә дусларга».

 

9. Шагыйрьнең яр астыннан агучы сулык турындагы җырын сез дә беләсездер. Ул җырның исеме ничек?

а) «Инеш».

б) «Чишмә».

в) «Елга».

 

10. «Таң белән килделәр кешеләр,

Күрделәр яралы егетне.

Яртылаш ул тайган исеннән,

Шулай да яшәве өметле.»

Бу шигырьнең исеме ничек?

а) «Аюлар».

б) «Маймыллар».

в) «Бүреләр».

 

11. М.Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»ндә ничә шигырь бар?

а) 92.

б) 55.

в) 100.

 

12.Җәлилчеләр кайсы төрмәдә газаплап үтерелә?

а) Моабит.

б) Шпандау.

в) Плетцензее.

 

13. Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы өчен ничәнче елда Советлар Союзы герое исеме бирелә?

а) 1955 ел.

б) 1956 ел.

в) 1957 ел.

 

14. М.Җәлил исемен йөртүче театр?

а) Татар дәүләт академия театры

б) Яшь тамашачылар театры

в) Опера һәм балет театры.

 

15. Беренче булып каһарман шагыйрь Муса Җәлил темасын күтәргән рәссам? («Хөкем алдыннан» дигән картинаның авторы).

а) Харис Якупов.

б) Мансур Рәхимов.

в) Лотфулла Фәттахов.

 

16. М. Җәлил исемен милләткә кайтаруда гаять зур көч куйган фидакарь затларыбызның берсе кем ул?

а) Рафаэль Сәхәбиев.

б) Рафаэль Хәкимов.

в) Рафаэль Мостафин.

 

Чаллы шәһәре, 54 нче гимназия китапханәчесе Валеева Гөлнур Мансуровна.

 

ҖАВАПЛАР:

1. б)

2. а)

3. в)

4. в)

5. б)

6. в)

7. б)

8. а)

9. б)

10. в)

11. а)

12. в)

13. б)

14. в)

15. а)

16. в)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев