Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Балалар белән хәрби техника төрләрен өйрәнәбез

Уртанчылар төркемендә “Хәрби техника” темасына белем бирү эшчәнлеге үткәрү өчен сценарий.

Максат - туган якка карата мәхәббәт, хөрмәт хисе тәрбияләү. Гаскәр төрләре, хәрби техника белән таныштыру. Сүзлекне баету.

Җиһазлау: гаскәр төрләре, хәрби техника рәсемнәре, уенчык хәрби техника, ноутбук, интерактив такта.

Эшчәнлек барышы:

Хәерле көн балалар, сезне шундый матурларны күрүемә бик шатмын.

Балалар, бүген безнең бакчабызга хат килгән. Укып карыйм әле сезгә, кем язды икән аны. Исәнмесез, балалар, минем исемем Белмәмеш. Беркөнне бер малай миңа ниндидер ил турында сөйләде, ләкин мин оныттым нинди ил турында сөйләгәнен. Һәм ул малай миңа, сурәттән бик күп машина төрләрен күрсәтте, шул машиналар ярдәмендә илебезне саклап, яклап чыгуларын аңлатты. Балалар, Белмәмешкә ярдәм итеп карыйбызмы?

(Әйе)Рәсәй флагын күрсәтү. Балалар карагыз әле нинди төстә флаг күрәсез? (иң өстә ак, зәңгәр, кызыл). Бу кайсы илнең флагы дип уйлыйсыз? Бу безнең Россияның флагы. Россия ул безнең илебез. Ничек уйлыйсыз балалар, без үзебезнең илебезне якларга тиешбезме? (Җаваплары). Ә аны яклар өчен безгә нәрсәләр кирәк дип уйлысыз?(Җаваплары). Дөрес балалар илебезне яклар өчен безгә солдатлар, армия кирәк.

Әйдәгез, бераз ял итеп алыйк (ике баланы алга чыгарга чакыру).

Сез миңа дошманнар нинди була дип уйлысыз күрсәтегез әле. Ә калганнар бастык җитәкләшеп, сез илебезне якларга чыккан армия буласыз. Хәзер дошманнар сезнең илгә кермәкче булып киләләр(этшмибез).

Керәлделәрме дошманнар балалар? Юк. Димәк сез нинди армия? (Җаваплары). Хәзер кулларны җибәреп бастык, сез дус түгел ди. Яңадан дошманнар кереп карасыннар әле арагыздан. Керәлделәрме? (Әйе).

Менә күрдегезме балалар, дус булганда безнең илебезгә дошман керәлмәде.

Дошманнарга хәрби техника бирү. Техника белән үтеп карыйлар. Үтәлделәрме? Әйе. Димәк, дошманнарны җиңү өчен безгә дә техника кирәк. Әйдәгез хәрби техникаларны карап үтик, нинди булалар икән алар?

Малайлар, әйтегез әле, үскәч илебезне яклыйчаксызмы? (Җаваплары)

Хәзер, әйдәгез, утырдык. Мин сезгә хәрби гаскәрләр буенча сөйләп китәм. (сурәттән күрсәтү, аңлату).

Коры җир гаскәрләре

Хәрби һава гаскәрләре

Ракета гаскәрләре

Хәрби диңгез флоты

Һавага каршы оборона гаскәрләре

Рефлексия. Балалар безгә бүген кемгә ярдәм иттек? Нинди яхшылык эшләдек без Белмәмешкә? Нинди яңалык алдыгыз бүген? Кайткач кемгә өйрәтерсез?


Тәрбияче Акакиева Ландыш Әхтәм кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев