Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Бакчада көзге бәйрәм

Алып баручы залга керә, исәнләшә һәм килгән кунакларны котлый.

Хәзер, әйдәгез, без әзерләгән бәйрәм кичәсен карап узыйк.

А.б. : Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

Рәхим итегез,

Көзге бәйрәмгә.

Яфраклар тотып

Бер биик әйдә.

А.б.: балалар, әйдәгез көз турында бер җыр җырлап алыйк. Бәлки безне көз ишетер һәм кунакка килер.

Җырлыйлар

Көз керә:

Мин көз. Килдем сезгә

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

Исәнмесез, нәни дуслар!

 

Балалар: Исәнмесез!

 

А.б. Көз килде дә бөтен җирне

Алтын төскә буяды.

Яшелгә дә буяр иде

Юктыр ахры буявы.

А.б.: Балалар, әйдәгез көз белән уйнап-җырлап алабыз.

Җыр “Көз һәм балалар”

Көз: Рәхмәт сезгә балалар. Карагыз әле, минем кәрзинемдә нинди генә төсләр юк: сары, кызыл, яшел , алтын. Бу бүләкләр сезгә.

А.б: Көз, безнең балалар сиңа өйрәнделәр, тыңла әле

Балалар  шигырь сөйли:

 

Алмалар әй уңганнар,

Кызарышып тулганнар

Балга манып алганмыни

Шундый татлы булганнар

 

Сары афрак коела

Көннәр кышка авыша

Кошлар оя калдырып

Җылы якка ашыга

 

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде

Сап сары яфраклар

Җиргә сибелде

 

Ни арада җәй үткән

Алтын көз килеп җиткән

Җимешләр өлгергәч бакча

Биктә матур икән

 

А.б.: Әйдәгез балалар җырлап алабыз

Җыр.

Көз: Сары сары сап- сары

 Агачның яфраклары

Көз: - Яфракны җыябыз, кәрзингә тутырабыз.

Балалар, миңа сезнең белән бик тә күңелле булды, ләкин вакытым үтте, миңа китәргә вакыт, рәхмәт шигырьләрегез, җыр-биюләрегез өчен, киләсе елга тагын килермен, саубулыгыз балалар.

Б: Сау бул алтын көз!

А.б.: Сау бул алтын көз!

-Кем бар анда ишек төбендә, кем ул анда, безнең янга кемдер ашыга

Урман кызы керә (кулында карусель)

Уен “Карусель”

Әллә-лә-лә, әллә-лә-лә,

Карусельләр әйләнә.

Башта әкрен барабыз

Аннан йөгереп алабыз.

Әллә-лә-лә, әллә-лә-лә

Карусельләр әйләнә.

А.б. : бүләгең өчен рәхмәт урман кызы, шулай ук  бездә  синең яныңа бүләксез килмәдек. Балалар сиңа күп итеп шигырьләр, җырлар әзерләделәр.

Җыр

А.б.: балалар, әйдәгез урман кызына биеп күрсәтик әле.

Бию

А.б. : Урман кызы, без сиңа шигырьләр өйрәнеп килдек, тыңлап кит әле

Балалар шигырь сөйли:

 

Үтте-китте матур җәйләр

Көзләр килеп җиттеләр

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр

 

Аюлар өн казыды

Бик тирән итеп базны

Балыклар да тындылар

Су тәбенә чумдылар

 

 Агачлар ялангачлар

Җилләрдә чайкалалар

Тик безгә күңелле көз

Без бакчада йөрибез

 

 Көннәр суынды

Чишмәләр туңды

Безне калдырып

Кошлар да китте

 

А.б.: Балалар, ә хәзер әйдәгез “Күңелле зонт” уенын уйнап алабыз

Уен “Күңелле зонт”

Урман кызы: Бик зур рәхмәт сезгә балалар шундый бүләкләрегез өчен, ләкин миңа китәргә вакыт, сау булыгыз балалар.

Балалар: Сау бул урман кызы

А.б.: Балалар, менә урман кызы белән уйнадык та, бик тә күңелле булды.

Аю керә: кычкыра, улый.

А.б.: Балалар, әйдәгез аю бәлән уен уйнап алабыз

Уен “Җиләк җыям, как коям”

А.б. “Аю, бирәсеңме безгә бүләкләрне?”

Аю: Юк, бирмим.

А.б. : Нишләп бирмисең?

Аю: Алдан минем белән уйнап алыгыз

Уен “Оркестр”

А.б.: Ә хәзер бирәсеңме инде аю безгә бүләкләрне?

Аю: Минем белән биесәгез бирермен

А.б. Әйдәгез  балалар, аю дуска биеп күрсәтәбез

Бию “Гөмбәләр”

А.б. “Нәрсә аю, теләкләреңне үтәдекме инде, бирәсеңме безгә капчыкны?

Аю: Рәхмәт сезгә балалар, менә сезгә миннән бүләк (капчыкны бирә).Китәргә вакыт, тиздән кыш килә, мин китәм йокларга., күрешербез тагын бер елга

Балалар: сау бул аю, Рәхмәт бүләкләрең өчен

А.б.: Балалар, әйдәгез тагы бер кат җырлап алабыз

Җыр “Уң ягымда дустым бар”

А.б.: Көзге бәйрәм белән барыгызны да, сау булыгыз.

Балык-Бистәсе районы Котлы-Бүкәш “Дуслык” балалар бакчасы тәрбиячесе  Зөлфирә Кәримова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев