Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

“Аланлыкта” (8 март өчен сценарий)

1,5 – 3 яшьлек балалар белән 8 мартка багышланган бәйрәм иртәсе үткәрү өчен сценарий.

Максат: бала шәхесе үсеше өчен иҗади, интеллектуаль шартлар тудыру. Яраткан әниләрне һәм дәү әниләрне 8 март бәйрәме белән матур һәм кызыклы итеп котлау. Балаларның сәләтен ачу, үстерү.

Бурычлар:

- балаларның иҗади сәләтләрен үстерү;

- әниләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре, әниләрне шатландыру теләге, эстетик хисләр тәрбияләү;

-әниләрне бакчага җәлеп итү, балаларны ата-аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту. Бәйрәмнәрдә катнашу теләкләрен булдыру.

 

Чәчәк кызлары, Болыт малайлары булып киенгән балалар кулларына кулъяулык тотып, бии-бии залга үтәләр.

А.Б. (кояш)

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Бүген әни бәйрәме,

Сигезенче март бүген.

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз, әниләр, дәү әниләр, бакчабызның барлык хезмәткәрләре. Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә иң кирәге сәламәтлек, сабырлык, балалар, оныкларның шат авазларын ишетеп яшәргә язсын, балаларның бүгенге чыгышы бәйрәм котлавы булып яңгырасын.

Җыр “Әнием”

Әнием бәйрәмең

Котлы булсын.

Кояш гел елмаеп

Көлеп торсын.

Лә-лә-лә-лә-лә-лә-лә-лә

2. Әнием кадерлем,

Шатлан, көл син,

Җыр булсын бүләгем.

Гөлләргә тиң.

Лә-лә-лә-лә-лә-лә-лә-лә-лә

 

Балалар белән бергәләп: “Әнием” “Яратам” “бәйрәм белән” әйтү.

Матрёшка: исәнмесез! Мондый матур аланлыкта нинди бәйрәм? Көне шундый матур, кояшлы. Хәтта болыт малайлары да Кояшны капламаган бүген. Чәчәкләре дә бигрәк матур.

Җыр “Матрёшкалар”

Рус халык җыры. Фирүзә Хәзрәтова тәрҗемәсе.

Без – матрёшкалар,

Матур курчаклар.

Менә шундый,

Менә шундый

Чип-чиста куллар.

Без – матрёшкалар,

Матур курчаклар.

Менә шундый,

Менә шундый

Кызыл иреннәр.

Без – матрёшкалар,

Матур курчаклар.

Тып-тып итеп

Биибез без,

Шат күңеллеләр!

“ЯЗ”

(Инструментлар кулланып башкарыла)

Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла,

Елгалардан бозлар ага

Диңгез ягына.

 

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар,

Тып, тып, тып итә

Эре-эре тамчылар.

 

Агачка кунып чыпчыклар

Чыелдашалар,

Яшькелт-кара сыерчыклар

Әй җырлашалар.

 

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар,

Тып, тып, тып итә

Эре-эре тамчылар.

 

Кая Сезнең кулыгыз?

Балалар кулларын артка яшерәләр.

Тәрбияче: Кая Сезнең кулыгыз,

Кулыгыз, кулыгыз?

Балалар (кулларын күрсәтеп):

Менә безнең кулыбыз,

Кулыбыз, кулыбыз.(куллары белән фонарь ясап җырлыйлар)

Балалар колакларын тоталар.

Тәрбияче: Кая Сезнең колаклар,

Колаклар, колаклар?

Балалар (колакларын күрсәтеп):.

Менә безнең колаклар,

Колаклар, колаклар. ( колакларын сыпырып җырлыйлар)

Балалар тезләрен тоталар.

Тәрбияче: Кая Сезнең аяклар,

Аяклар, аяклар?

Балалар аякларын чиратлап үкчәгә куялар.

Балалар: Менә безнең аяклар

Аяклар, аяклар. (тыпырдап бииләр)

А.Б. - ә хәзер әйдәгез, үз куллларыбыз белән ясалган бүләкләрне яраткан әниләребезгә тапшырыйк. (бүләкләр тапшыру. Залдан бер-бер артлы биеп чыгу).

Тәрбиячеләр: Гарифуллина Р. Г., Миннемуллина З.З., музыка җитәкчесе: Галимуллин Ф.Я.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сценарий 8 март өчен сценарий 8 мартка сценарий