Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йөткергәнгә каршы халык медицинасы ысуллары

Иң элек табиб белән киңәшләшү зарур.

1)Сөт белән инжир:
250 мл сөткә 2-3 киптерелгән инжир җимеше салырга һәм 10 минут тирәсе акрын утта кайнатырга. Көнгә 3 тапкыр 1 стакан җылы килеш эчәргә. 


2)Имбирь тамыры белән чәй:
4 аш кашыгы вакланган имбирь тамырын 2 литр суга салырга; 10 минут акрын утта кайнатырга; кайнаганнан соң 5 минут каплап тотарга; 1:2 өлеш белән сөт салып җылы килеш эчәргә; бал яисә шикәр салырга була. 


3) Җиләкле төннәтмә:
2 аш кашыгы балан җиләге, нарат җиләге, кара карлыган җиләген 2 стакан кайнар су салып 2 сәгать төннәтергә; көнгә 3-4 тапкыр ярты стакан эчәргә. 


4) Ачы торма белән бал:
ачы торманы юарга, кабыгын чистартырга кирәкми; өске өлешен горизонталь рәвештә кисеп алырга; эчендә калак белән яисә пычак белән чокыр ясарга; бер аш калагы бал салырга; өске кисеп алган өлеш белән капларга; җылырак җиргә куярга; 12 сәгать тотарга; суы бүленеп чыккач бер чәй кашыгы көнгә 3 тапкыр эчәргэ. 


5)Имбирь белән лимон:
20гр имбирь тамырын чыстартырга, ваклап турарга; 50гр лимонны кабыгыннан чистартмыйча ваклап турарга; бер аш кашыгы белән бал салып әйбәтләп болгатырга һәм ашап бетерергә. 

Чыганак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек