Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Стресска каршы иң яхшы дәва

Җәйге чорда стресска каршы иң яхшы дәва.

Игътибар иткәнегез бармы, җәйге җиләк исләре шатлыклы хис-кичерешләр тудыра?Һәм бу, чыннан да, шулай! Җир җиләге йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасын ныгыта торган витаминнар һәм антиоксидантларга бай.

Җиләкне җиләк-җимеш һәм яшелчә салатларына да кушарга була. Итле ризыкларны төелгән җиләк соусы белән бирү мөмкин.

Ә менә кайнатмаларда витаминнар аз — алар термик эшкәрткәндә таркала.

Әмма җиләкне төеп 2:1 өлеш бал белән бутарга мөмкин. Бу вакытта бөтен файдалы үзлекләр дә сакланачак. Җиләкләрне, кисәкләп турап, духовкада киптерергә дә була (ә аннары чәйгә кушарга).

Җир җиләгенең яфраклары һәм чәчәге дә стресска каршы яхшы дәва. Аларны җыйганнан соң күләгәдә киптерергә һәм 1 чәй калагы коры чималны 1 стакан кайнар суга салып эчәргә мөмкин. Ул кышкы салкыннарда бигрәк тә тәмле була.

Ә йокысы начар булган кешеләргә кипкән җиләк яфраклары яки чәчәкләрен җитен капчыкларга тутырырга һәм мендәр янына куярга кирәк. Хуш ис тынычландырыр һәм йокы да озак көттермәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев