Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яшеннән саклан

Җәйге көн өчен актуаль темаларның тагын берсе - яшенле яңгыр. Мондый вакытта нишләргә, үзеңне ничек тотарга?

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге хезмәткәрләре түбәндәге киңәшләрне бирә:

?Яшен вакытында ишек-тәрәзәләр ябылган бинада утырырга кирәк. Барлык электр җиһазларын, кесә телефоннарын сүндерергә киңәш ителә.
?Шулай ук душ керергә, юынырга ярамый. Су яшенне үзенә тарта.
?Урамда булсагыз, металл баганалар янында, югары кө­чәнешле чыбыклар янында тормагыз. Хәтта кулчатырыгызны да тотмагыз.
?Үзегездә булган металлдан эшләнгән әйберләрне салып куегыз. Кесәдә фатир ачкычлары булса да, алар яшенне үзенә тарта.
?Янып торган учак янәшәсендә дә торырга ярамый.
?Маллар янәшәсендә тормагыз.
?Яшен яшьнәгәндә судан чыгарга кирәк. Әгәр суны сукса, яшен тагын 100 метр ераклыкта булган кешегә дә зыян сала.
?Әгәр чәчегез электрланса, сезне яшен сугу ихтималы зур. Үзегезне саклар өчен, кулыгызны баш артына куеп, тезләнеп, җиргә башыгызны куегыз.

Техник фәннәр докторы Эдуард Базеляннан берничә киңәш:
?«Чиста кыр»да «эмбрион позасы»н алыгыз. Аякларыгызны янәшә куеп, бөкрәеп чүгәләп утырыгыз.
?Агач астына качмагыз - яшен үзеңнән биегрәк булган объектларга ешрак суга. Бу вакытта шул агачтан ике тапкырга биек булган бина янына качарга кирәк.
?Балык тотарга барган булсагыз, кулыгыздагы кармакны читкә ыргытыгыз. Металл предметларга тотынмагыз. Кесәгездә булганнарын шулай ук ташлагыз.
?Яшеннең киткәнен машина яки автобуска утырып көтәргә була. Аларның металл тышчалары яшеннән саклагыч экран ролен үти.
?Өйдә булганда электр приборларын һәм газны сүндерегез. Тәрәзәгә якын килмәгез. Мич яки каминда ут кабызмагыз.
?Телефоннан сөйләшмәгез. Эшләп торган телефон электр корылмасы тарата, шуның белән ул үзенә яшенне тартып китерә.

Чыганаклар: 
www.yashel-uzan.ru
http://shahrikazan.ru

https://www.instagram.com/p/ByNEwkZBjqj/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев