Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ураза тотучыларга киңәшләр

Танылган диетолог-эндокринолог Ринат Галимов киңәшләре

Ураза тоткан кешеләргә ничек тукланырга?

  • Сәхәрне су яки башка сыеклык эчүдән башларга кирәк. Күләме көндәлек норманың яртысын тәшкил итәргә тиеш, димәк 2-3 стакан. Эчәсегез килмәсә дә, эчәргә тырышыгыз, югыйсә көн дәвамында сусаудан интегәчәксез.
  • Итле ризыкны кичкә калдыру хәерле, ә менә сөт ризыклары һәм боткалар иң яхшы вариант.
  • Үсемлек аксымына һәм клетчаткага бай тәгамнәргә өстенлек бирегез. Мәсәлән, катыклы һәм кыярлы үзбәк ашы, яисә мюслины катык, кефир яки ряженка белән ашау файдалы булыр. 
  • Ураза вакытында төрледән-төрле боткалар татып карарга була.  Беренче урында - борай ярмасы. Аның составында бөтен Менделеев таблицасы бар диярлек.
  • Икенче урында - карабодай ярмасы.
  • Солы һәм бодай боткалары да файдалы.
  • Ә менә дөге, борчак һәм ясмыкны сирәгрәк ашарга кирәк.
  • Йомырканы атнага 2-3не ашарга була.
  • Ифтарны икегә бүлеп ашасагыз файдалы була. Авыз ачуга ук 1-2 стакан су эчеп куярга, азрак ризык ашарга ярый. Аннан соң 1-2 сәгать үткәч калган ризыкны ашарга. Монда ит, балык, ярма ашлары һәм боткалар булырга мөмкин.
  • Сарык итенә караганда сыер ите кулайрак. Уч төбе кадәр бер кисәк ит җитә. Балыкны кыздырган яки ысланган төрләреннән кала күпме ашыйсыгыз килә шуның кадәр ашарга була.
  • Шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимешчикләвекләр ашау файдалы. 
     

Чыганак https://www.instagram.com/p/BxUPwKAgmz8/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураза