Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тимер җитмәсә

Табиблар фикеренчә, ит ашамаучы кешеләргә тимергә бай препаратлар эчәргә кирәк.

Табиблар  фикеренчә, ит ашамаучы кешеләргә тимергә бай препаратлар эчәргә кирәк. Ләкин аларны табиб белән киңәшми торып кабул итәргә ярамый. Организмга  тимер җитмәгәндә, тырнаклар икеләнә; чәчләр  коела, тире агара,  корый, сузылучанлыгы  бетә; авыз куышлыгының лайлалы тышчасы ялкынсына; эч кибә; ашказаны-эчәк трактында тайпылышлар башлана; кеше йончый; аппетит  югала; йокы бозыла; хәтер начарая, фикер туплап булмый; балаларга тимер җитмәсә, алар  үсми.

Ләкин аларны табиб белән киңәшми торып кабул итәргә ярамый. Организмга  тимер җитмәгәндә, тырнаклар икеләнә; чәчләр  коела, тире агара,  корый, сузылучанлыгы  бетә; авыз куышлыгының лайлалы тышчасы ялкынсына; эч кибә; ашказаны-эчәк трактында тайпылышлар башлана; кеше йончый; аппетит  югала; йокы бозыла; хәтер начарая, фикер туплап булмый; балаларга тимер җитмәсә, алар  үсми.

Организмга  тимер  җитмәвен кеше  сизми. Ләкин андый вакытта талчыгу, аппетит югалу,  тиз ару күзәтелә. Организмдагы тимер  күләмен кан анализы уздырып  белергә мөмкин. Тимергә кытлыкны аеруча вегетарианнар, операция ясатканнар  кичерә. Бу микроэлемент шулай ук йөкле һәм бала имезүче хатыннарга  җитми.

 Кеше  дөрес  тукланса, организмга тимер  җитәрлек кадәр керә. Бу  уңайдан  аеруча сыер яки  бозау ите ашау  файдалы. Тимер балык, кош ите, бавырда да  күп. Диңгез  кәбестәсе,  чия, шәфталу, кипкән инжир җимеше,  йомырка  сарысы, яшел төстәге яшелчәләр исә тимер үзләштерүне  яхшырта. Составындагы тимер югалмасын өчен ризыкны томалап  яки парда пешереп ашау хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Спасибо за информацию!!!!!