Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Теш пастасындагы сызыклар зыянсызлыкка гарантияме?

Теш пастасының тышындагы төсле сызыкларга гына игътибар итәргә кирәкми, диләр белгечләр.

Игътибар  итсәгез, теш пастасының тышлыгында төрле төстәге сызыклар  бар.

Күпчелек  бу төсләр теш пастасындагы химик матдәләрнең зыянлылыгын  күрсәтә дип саный  һәм шул тасмаларга  карап сайлый да.

Кара төс- 100%  химик  матдәләрдән  торучы теш пастасы, иң  зыянлысы, аның белән  тешне агартырга гына мөмкин.

Зәңгәр төс- составында якынча 80 % химик матдәләр булган зыянсызрак паста.Озак  вакыт кулланылганда, пародонтоз яки башка авырулар китереп чыгарырга  мөмкин. Шуңа күрә  кыска вакыт аралыгында, дәвалау максатларында гына  кулланыла, дип санала.

Кызыл сызык- составында  50 % зарарлы матдәләр булган һәм уртлары  белән проблемалар булган кешеләр өчен бөтенләй дә туры килмәгән теш пастасы.

Яшел төстәге сызык – тулысынча  натураль продукт икәнлеген  күрсәтә һәм стоматологлар тарафыннан озак вакыт кулланырга яраклы дип тәкъдим  ителә.

Белгечләр  әлеге версияләрне ялгыш  дип исәпли. Чынбарлыкта, бу төсләр теш пастасының тышлыгын  ясауда гына кулланыла  һәм заказчының теләге буенча төрле була ала икән. Кайбер җитештерүчеләр кулланучының  бу фикерләре белән  таныш, һәм 100 % синтетик паста тышлыгына да яшел  сызык куялар.Шунлыктан  теш пастасын сайлаганда, төсле сызыкларга түгел, ә аның составына игътибарлы булырга чакыра белгечләр.

Тешләрегезне  саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев