Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Су эчүнең үз тәртибе бар

Суны бер тәүлеккә күпме эчәргә?

Сыеклык күзәнәкләргә витамин һәм микроэлементлар «ташый», нерв, йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлегендә катнаша, ашкайнату системасын җайга сала. Галимнәр картаюны күзәнәкләрдәге су күләме кимү белән аңлата.

Суны күпме эчәргә? Тәүлегенә 2 литр авырлыгы 70 кг булган кеше өчен генә туры килә. Организмның һәр килограммына 30 мл сыеклык кирәк. Су эчүнең тәртибе бар. Атлап барган көйгә шешә авызыннан ашык-пошык эчәргә ияләнмәгез. Табиблар һәр иртәне бер-ике стакан су белән башларга киңәш итә. Эсседә сап-салкын су эчәргә ярамый. Ул тамакка гына бәреп калмый, ашкайнату системасын да эштән чыгара. Бигрәк тә ашаганнан соң зыянлы.

 

БЕ­ЛӘ­СЕҢ­МЕ? 

1 ке­ше­гә 1 тәү­лек­кә 500л су са­рыф ите­лә.

Тулырак: http://chelny-rt.ru/index.php/news/byrmnr/ir-su-bezne-duslar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев