Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәт буласың килсә, какао эч!

Какаоның энергия чыганагы гына булмыйча, вируслар һәм инфекцияләрдән дә саклаганын беләсезме әле?

Өстәвенә хәтерне  һәм баш мие  эшчәнлеген яхшыртуга булышучы  матдәләр дә бар икән составында. Кандагы  холестерин дәрәҗәсен нормальләштерергә дә  ярдәм итә.

Какао составында  аксым (12-15%), майлар, углеводлар (6-10%), В төркеме  витаминнары, антиоксидантлар бар.Кайбер  файдалы микроэлементлар күләме буенча ул  лидерлар арасында, а цинк күләме буенча аңа гомумән тиңнәр юк икән!

Соңгы  тикшеренүләрдән  соң галимнәр,  какао  составындагы бер кушылма (кокохил) тән күзәнәкләре үрчү  һәм  үсүгә ярдәм итә, яраларның төзәлүенә  булыша  һәм  җыерчыклар барлыкка  килүне кисәтә, дип тә белдерә.

Шулай ук  какао  составындагы  икенче  бер матдә – эпикатехин ярдәмендә бик күп куркыныч  авырулардан, шул исәптән, рак, диабет, инфаркт һәм инсульттан  сакланырга мөмкин  дип саный  белгечләр.

Какао эчегез, сәламәт  булырсыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев