Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Озын буйлы буласың киләме?

Әгәр дә озын буйлы кешеләр акыллырак була дип уйласагыз, ялгышасыз.

Буй - кешенең баш түбәсеннән алып аяк очына кадәр булган озынлык. Буйның озынлыгына нәселдәнлек, сәламәтлек, кешенең яше, җенесе тәэсир итә.

Тагын кайсы халык вәкиле булуның да әһәмияте бар. Мәсәлән, кытайлылырның буйлары ирләрнеке 165, хатын-кызларныкы 155 см. Ә нидерландлыларның уртача буйлары 185 һәм 169 см.

 

Гомумән алганда кешеләр үсә баралар. Әйтик, моннан 50 ел элек уртача буй озынлыгы 165 см булса, хәзер исә 2,5 см-га озынрак икән.

 

Яшүсмерләрдә бу аеруча нык сизелә. Бүгенге көндә яшүсмерләрнең буе үткән гасырның 30нчы елларындагыларныкы белән чагыштырганда 3-5 см-га озынрак. Бу күренеш - акселерация дип атала.

 

Әгәр дә озын буйлы кешеләр акыллырак була дип уйласагыз, ялгышасыз, әлбәттә. Кешенең акылы, сәләте буй озынлыгы белән берничек тә бәйле түгел.

Буй бәласе (Мәхмүт Хөсәеновның шаян шигыре)

 

Кызыклы факт!

 

Космонавтлар озак вакыт җирнең тарту көче бетү нәтиҗәсендә авырлыгын югалткан хәлдә булалар. Бу вакытта аларның буйлары 5—8 сантиметрга үсә. Дөрес, бу умыртка баганасы өчен куркыныч, ул ныклыгын югалта. Ә җиргә төшкәч космонавтларның буйлары кире үз хәленә кайта.

Буйны үстерү өчен күнегүләр

1. Көн саен тәннең сыгылмалыгын үстерү өчен күнегүләр (растяжка) эшләү.

Иң гади күнегү - ул алга иелү: идәнгә кул бармакларын тидерергә тырышыгыз.

 

2. Кичләрен турникта тартылыгыз
Кичке якта турникта берничә секунд дәвамында асылынып торырга кирәк. 


3. Брасс стилендә йөзү
Даими рәвештә йөзү белән шөгыльләнү сулышны һәм тән сыгылмалылыгын арттырырга булыша.

4. Әлбәттә, туклануга игътибар бирегез. Физик күнегүләр белән генә шөгыльләнү түгел, ә гомумән, үз сәламәтлегеңне күзәтеп тору, дөрес туклану бик мөһим. Рационда яшелчә һәм җиләк-җимеш, эремчек, сыр, сөт, балык, ярмалар булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X