Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Өши күрмәгез!

Кышның үз рәхәтлекләре бик күп. Әмма аның аяныч юлдашлары да бар. Өшүдән ничек сакланырга һәм беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?

Кышның үз рәхәтлекләре бик күп. Әмма аның аяныч юлдашлары да бар. Болар - кардай агарган бит алмалары, колаклар, борын очы. Һәм, ниһаять, суык кар көртләрендә өшеп вафат булган юлчылар. Өшүдән ничек сакланырга һәм беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?

Каты суыкларда мех эчле яки мамык белән сырылган йон тукымадан, фланель­дән тегелгән киемнәр, аякка йон һәм кәҗә мамыгыннан бәйләнгән оекбашларны берничә кат кияргә кирәк. Аяк киеме җылы булмаганда, аякларны оекбаш өстеннән газета яки башка кәгазь белән төрү, аяк-кулларны, бит һәм колакларны вазелин, каз мае белән майлау файдалы.

Өши башлаган тирене кичекмәстән чиста куллар белән җылытып алсутөскә кергәнче уарга кирәк. Кар белән уарга ярамый, чөнки тирене җәрәхәтләргә мөмкин. Аяклар туңса сикергәләргә, йөгерергә, гомумән, ничек кенә булса да хәрәкәтләнергә кирәк.

Туңган кешене җылы өйгә алып кереп, өшегән урыннарны спирт белән уалар. Өшегән аяк-кулларны сабынлы җылымса суга тыгып, шунда уарга да мөмкин. Массаж ясаганда хәрәкәтләрне бармаклардан башлап, терсәккә яки тезгә таба юнәлтәләр. Суның җылылыгы әкренләп тән температурасына  кадәр күтәрелә. Өшегән урынны уганнан соң, берәр төрле май сөртеп бәйлиләр. Салкынлык озак вакыт тәэсир иткәндә, аяк-куллар гына өшеп калмый, бөтен организм да туңа. Андый кешене җылыга алып кереп чишендерергә,  кайнар чәй эчерергә,тышкы массаж ясарга киңәш ителә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев