Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Никадәр азрак булса, шулкадәр яхшырак!

1891 ел­да фран­цуз ин­же­не­ры Эр­нест Мер­кадье бе­рен­че ко­лак­чын­нар­ны (науш­ник­лар) уй­лап та­ба, хә­зер исә (2021 ел ста­тис­ти­ка­сы бу­ен­ча) Рос­сия хал­кы елы­на 11,9 мил­ли­он пар ко­лак­чын са­тып ала.

Бу кул­ла­ну­чы­лар­ның кү­бе­се яшь бу­ын ин­де. Югый­сә, бик фай­да­лы те­ле­фон ак­сес­су­а­ры бит, ник кул­лан­мас­ка? Әм­ма­ ко­лак­чын­нар­ның за­ра­ры ту­рын­да күп сөй­ли­ләр. Бу, чын­нан да, шу­лай­мы икән? Әле­ге со­рау­га җа­вап та­бар­га без­гә тәҗрибәле лор-та­би­б На­ил Ра­дик улы Га­лә­вин яр­дәм итәр.

Хә­ер­ле көн, На­ил абый! Сез­нең лор бу­ла­рак 25 ел­лык эш ста­жы­гыз бар. Сез «ас» ин­де, ди­мәк. Яшь­ләр­не ни кы­зык­сын­дыр­га­нын да ях­шы бе­лә­сез­дер – без яра­тып кул­лан­ган ко­лак­чын­нар­ның сә­ла­мәт­лек­кә за­ра­ры бар­мы икән?

– Исән­ме­сез. Мон­да бер­ни­чә төрле зы­ян ту­рын­да сүз ба­ра ала.

* Ар­тык көч­ле та­выш ише­тү сә­лә­тен ки­ме­тер­гә мөм­кин.

* Сый­фат­сыз ко­лак­чын­ның ко­лак ка­на­лы­на зы­ян ки­те­рүе һәм шу­ңа бәй­ле рә­веш­тә ял­кын­сы­ну (вос­па­ле­ни­е) бар­лык­ка ки­лүе их­ти­мал. 

* Озак ва­кыт ко­лак­чын­нар ки­еп йөр­гән­дә, тыш­кы ко­лак ка­на­лын­да дым­лы­лык ар­та һәм бу шу­лай ук аның ял­кын­сы­ну­ы­на ки­те­рә.

 Озак ва­кыт кию ди­гән­нән – ә күп­ме ва­кыт ки­яр­гә ярый?  

– Бу – һәр ке­ше өчен ин­ди­ви­ду­аль. Әм­ма күп­ме аз­рак кул­лан­са­гыз, шу­лай ях­шы­рак. Һәм мин ко­лак­чын­нар­ны спирт­лы сал­фет­ка­лар бе­лән чис­тар­тып то­рыр­га ки­ңәш итәр идем.

– Бел­гә­нем­чә, бу ко­лак­ка «сер сөй­ләү­че­ләр» ике төр­ле бу­ла: ко­лак­ны ту­лы­сын­ча кап­лап тор­га­ны да (пол­но­роз­мер­ны­е) һәм ко­лак­ка ты­гы­п куела тор­га­ны да. Кай­сын кул­ла­ныр­га тәкъ­дим итәр иде­гез?

– Әл­бәт­тә ин­де, ко­лак­лар­ны кап­лап тор­га­нын. Әм­ма алар да фай­да­лы ак­сес­су­ар да, һәм шул ук ва­кыт­та явыз дош­ман да бу­лыр­га мөм­кин.

Бик зур рәх­мәт сез­гә, док­тор!

Фи­рү­зә Иб­ра­һи­мо­ва, Яңа Чиш­мә ра­йо­ны, Чал­лы Ба­шы авы­лы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев