Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Күзләрне ничек сакларга?

Хәзерге тормышны компьютердан яки смартфоннан башка күз алдына да китереп булмый. Балалар да, укучылар да, хәтта өлкәннәр дә күп вакытларын смартфоннарга текәлеп уздыра. Кич белән исә телевизор каршында яки китап укып ял үткәрәләр. Шуңа күрә хәзерге җәмгыятьтә күрү сыйфатының кимүе еш күренә.

Күз  ул иң мөһим сизү органнарының берсе, кеше алар ярдәмендә 90% ка кадәр мәгълүматны кабул итә. Зурлар гына түгел, хәтта кечкенә генә сабыйлар да күзлек кияләр яки контактлы линзалар кулланалар. Моның сәбәбе булып күзләргә артык нагрузка килү, аз хәрәкәтчән яшәү рәвеше, дөрес тукланмау һәм начар экология тора.

Эше компьютер каршында утыру белән бәйле булган кешеләргә аеруча кыенга туры килә. Мондый очракта күзләргә көчәнешне мөмкин кадәр киметергә тырышырга кирәк.

Күрүнең иртә начараюыннан качу өчен, берничә кагыйдәне үтәргә кирәк:

- Күзләрне ультрашәмәхә нурланыштан һәм турыдан-туры яктылык эләгүдән сакларга, югыйсә күзгә зыян килергә мөмкин. Моның өчен махсус кара күзлекне кояшлы көндә руль артында да, җәй көне пляжда да куллану яхшырак.

- Күп укыгач, компьютер артында озак эшләгәч, күз бик арый. Бу күзнең кызаруына, ялкынсынуына китерә. Вакыт-вакыт күзләрне еш-еш ачып йомарга (кан әйләнешен яхшырта) яисә берничә секундка йомып торырга кирәк.

- Компьютер мониторы күзләрдән кимендә 50 см ераклыкта торырга тиеш.

- Күбрәк саф һавада йөрергә тәкъдим ителә. Җәяү йөрү күзләрне ял иттерә, баш миен кислород белән тәэмин итә. Бигрәк тә яшеллек күп булган шәһәр читендә йөрү файдалы.

- Күзләр армасын өчен, дәрес әзерләгәндә, компьютерда утырганда бер сәгать эшләгән саен тәнәфес ясарга тырышыгыз. Шул арада күзләргә төрле күнегүләр ясарга була. Мәсәлән, тәрәзәдән еракка карарга, бер ноктага карап торырга, күзләрне уңга-сулга, аска-өскә йөрткәләргә мөмкин.

- Күз күремен А витамины яхшырта. Рационыгызга шундый ризыклар кертергә тырышыгыз. Ул күбрәк кишер, томат, аштәмләткеч яшел үләннәр, яшелчә, петрушка, көнбагыш, балык мае, аксым­лы ризыкларда.

- Елына бер тапкыр күз табибына барырга кирәк.

Сәламәт тәндә  сәламәт акыл. Шушы кагыйдәләрне саклаганда, күзләрегез сәламәт булыр. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X