Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кишер грипптан да файдалы

Кишер ашагач, авыз куышлыгы микроорганизмнардан чистара. Ангина, стоматит, грипп булганда, кишер согы белән авызны һәм тамакны чайкыйлар.

Кишер ашагач, авыз куышлыгы микроорганизмнардан чистара. Ангина, стоматит, грипп булганда, кишер согы белән авызны һәм тамакны чайкыйлар. 

Томау төшкәндә, 4 өлеш кишер согына 3 өлеш үсемлек мае, 1 өлеш сарымсак согы кушып, борынга тамызалар (көненә 3-4 тапкыр, өчәр тамчы).

Тавыш беткәндә, бер кишерне турап, ярты литр сөттә пешерәләр, сөзәләр, җылы килеш әз-әзләп кенә эчәләр, тамакны чайкыйлар. Кишер согының тәме ошамаса, 1 кисәк лимон салырга ярый.

Кишер согы йөрәк мускуының арыганлыгын баса, яшелчәдәге кобальт тозлары исә кан басымын җайга сала, гемоглобин ясалуны яхшырта, В12 витаминын эшләп чыгаруга булыша. Миокард инфарктыннан соң 2-3 атна үткәч үк, кишер согы эчә башларга ярый.

КИҢӘШЛӘРНЕ ТОТКАНЧЫ ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮ ЗАРУР!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X