Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Хәтерне яхшыртучы 10 продукт

Баш миенең эшчәнлеген һәм хәтерне яхшыртучы продуктлар.

1

Балык

Майлы балыклар, мәсәлән, скумбрия һәм сөләйман балыгы, омега-3 кислоталарына бай, алар кандагы холестерин дәрәҗәсен киметә - кан тамырларын киңәйтә, димәк, баш миенең кан белән тәэмин ителеше яхшыра.

 

2

Помидор

Җәйге чорда помидар күп, тәмле һәм очсыз. Помидорларда ликопин һәм холин антиоксиданты бар, алар стрессны киметә һәм хәтерне яхшырта. Шуңа күрә помидор хәтер өчен файдалы продуктларның берсе.

 

3

Брокколи

Яшел кәбестәне рационга кертүнең берәүгә дә комачаулаганы юк әле. Брокколи организмны токсиннардан чистарта һәм хәтер өчен кирәкле булган аксым дәрәҗәсен саклый.

 

4

Ясмык

Ясмык ярмасы аминокислоталар һәм катлаулы углеводларга бай, ә алар күзәнәкләрдәге биохимик процессларны тизләтә.

5

Чикләвекләр

Әстерхан чикләвегендә альфалинолен кислотасы, E витамины һәм омега-3/омега-6/омега-9 май кислоталары бар. Бу матдәләр баш миенең кан тамырларын ныгыта. Исегездә тотыгыз, чикләвекләр бик калорияле, шуңа күрә аларны аз-азлап кына ашарга кирәк. Кабак орлыклары цинк һәм магний-макроэлементларына бай, алар йөрәк эшчәнлеген һәм хәтерне яхшырта.

6

Җиләк-җимеш һәм җиләкләр

Банан кәефне яхшырта, һәм сәламәтлек өчен файдалы. Чөнки аның составында А һәм Е витаминнары, йөрәк-кан тамырлары системасы өчен кирәкле калий бар. Караҗиләктә антиоксидантлар һәм марганец бар, ул шулай ук күрү сәләтен яхшырта, ә иммунитетны һәм тышкы факторларга чыдамлыкны күтәрергә кара карлыгандагы С витамины ярдәм итәчәк.

7

Кара шоколад

Шоколадтагы какао - кыйммәтле энергия чыганагы, ул акыл эшчәнлеге вакытында баш миенә ярдәм. Какаоның нигезе - теобромин матдәсе, ул баш миендәге кан тамырларын киңәтә һәм кәефне яхшырта. Шулай ук анда лецитин запаслары бар, ул нерв импульсларын тапшыруны тизләтә.

8

Су һәм яшел чәй

Чиста су составына керүче магний һәм калий кебек микроэлементлар - нерв сигналларының һәм акыл эшчәнлегенең «тизләткечләре». Бар «арып киткәндә» яшел чәй кайнатып эчү - бик яхшы шөгель, чөнки аның экстракты баш миенең нәтиҗәле эшенә ярдәм итә.

 

9

Тәмләткечләр

Куркума тәмләткече организмда кан әйләнешен көчәйтә, шуңа күрә баш мие кислород белән тәэмин ителә һәм хәтер яхшыра.

 

10

Авокадо

Авокадо составына керүче май кислоталары һәм калий йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә һәм кан белән тәэмин итүне нормальләштерә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев