Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кайсы - дару, кайсы - агу

Бүген үләннәрне белгәне дә, белмәгәне дә куллана.

Ләкин үләннәр дә дару кебек: белмичә куллансаң, файдасына караганда, зыяны күбрәк була. Алоэ согын, мәсәлән, авырлы хатыннарга, геморрой, бөер авырулары белән интегүчеләргә кулланырга ярамый.

Ә аралия йокысызлыктан һәм югары кан басымыннан зарланучыларга зыянлы. Гранат согы теш эмален боза һәм ашказанын ялкынсындыра.

Сары мәтрүшкәне агулы үсемлек булганлыктан, чамасын белеп кенә кулланырга кирәк. Ул кан басымын күтәрү сәләтенә ия.

Җитен орлыгын гепатит (сары авыруы) һәм холецистит вакытында кулланырга ярамый.

Әрем саташтыру үзенчәлегенә ия. Аны авырлы хатыннарга һәм ашказаны авыртучыларга эчәргә ярамый.

Диңгез кәбестәсен исә бөере авыртучыларга, туберкулез белән җәфаланучыларга һәм йодтан аллергия кичерүчеләргә куллану тыела.

Кытай лимоннигын нервлары сәламәт булмаганнарга, йокысызлыктан интегүчеләргә һәм йөрәк авырулы кешеләргә кулланмаска киңәш ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев