Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яз – витаминнар кирәк чак

Иң яхшы үзләштерелә торган витаминнар табигый ризыкларда була.

Иң яхшы үзләштерелә торган витаминнар табигый ризыкларда була. А витамины атланмайда, йомыркада, сырда, кызгылт сары һәм сары төстәге  яшелчәләр, җиләк-җимешләрдә (кишер, хөрмә), балыкта һәм сыер итендә күп.

B витамины – карабодайда, сөт ризыкларында һәм ногыт борчагында.

С витаминына җиләк, цитруслылар, кызыл карлыган, кәбестә, брокколи, помидор, гөлҗимеш бай.

Яңа өлгергән яшелчә, җиләк-җимешләр булмаганда җәйдән җыеп катырылганнары ярдәмгә килер. Аларны мөмкин кадәр күбрәк, һәр ашаган саен кулланырга тырыш. Тәлинкәңнең өчтән бер өлешен алар тулыландырсын. Көн дәвамында төрле чикләвекләр аша. Тик исеңдә тот: күләме тиешеннән артып китмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев