Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Янәшәдә телефон булганда кешенең начаррак йоклавы ачыкланган

Күбебез өчен смартфон - йоклап китәр алдыннан һәм йокыдан уянганда иң беренче кулга ала торган әйбер.

Сораштыруда катнашкан кешеләрнең якынча 48% төнлә белән телефоннарын янәшә куя. Һәм безнең күбебез өчен смартфон - йоклап китәр алдыннан һәм йокыдан уянганда иң беренче кулга ала торган әйбер. Берничә тикшеренү күрсәткәнчә, бу гадәт кешенең яшенә карамастан, йокының сыйфатын шактый начарайта.
 
Әгәр дә сезнең телефоныгыз караватта кул сузымы гына ераклыкта булса, йокыгызның озынлыгы һәм тирәнлеге кими, ди белгечләр. Төн уртасында вакыт-вакыт уянып алулар да булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, көндез белән эшкә сәләт кимрәк була.
 
Әгәр дә йокларга ятар алдыннан телефоныгызны күрше бүлмәдә калдырсагыз, йокының сыйфаты бер ай эчендә гадәти хәлгә кайтырга мөмкин.

https://t.me/chelny_onlinee

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев