Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Елгаларда боз катты, әмма...

Ел­га­лар­да боз­лар кат­ты. Әм­ма бик-бик юка әле ул! Һәм го­му­мән, ел­га яр буй­ла­рын­да өл­кән­нәр­дән баш­ка йө­рү кур­кы­ныч.

Ә урам­да – кыш...

Әл­лә бу ви­рус-пан­де­мия ке­бек бор­чу­лар ко­ма­чау­лый шун­да – бы­ел кыш җит­кә­нен сиз­ми дә кал­ган­быз. Һәм сез­не ки­сә­тер­гә дә оныт­кан­быз, дус­лар! Хә­ер, үзе­гез дә бе­лә­сез бит ин­де – кыш сих­ри-ма­тур гы­на тү­гел, хә­веф­ле дә чор!  Ел­га­лар­да боз­лар кат­ты. Әм­ма бик-бик юка әле ул! Һәм го­му­мән, ел­га яр буй­ла­рын­да өл­кән­нәр­дән баш­ка йө­рү кур­кы­ныч.

Сез бе­леп тор­сын өчен шу­ны да әй­тә­без – бер ке­ше­не кү­тә­рү өчен боз­ның ка­лын­лы­гы 7 см­дан да ким бул­мас­ка ти­еш.  Боз­ла­вык ясар өчен исә 12 см бу­луы ки­рәк. Нык бу­лып кат­кан боз яш­келть-зәң­гәр­су төс­тә бу­ла икән. Ә аяк ба­су­га ва­ты­ла тор­га­ны сөт­сы­ман ак­сыл.

Ча­на-чаң­гы шу­ган­да да сак бу­лыйк әле, яме. Тау шу­ган­да, ма­ши­на юлы­на ки­леп ке­рү кур­кы­ны­чы зур. Кыш кө­не бик ир­тә ка­раң­гы тө­шү­ен дә ис­тә то­ты­гыз. Сез өй­гә ва­кы­тын­да кай­тып ке­рә­сез икән – ди­мәк, әни­ләр­нең кү­ңе­ле ты­ныч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев