Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чаллыда яшүсмерләр арасында тычкан бизгәге авыруының өченче очрагы ачыкланган

Хәзерге вакытта Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә тычкан бизгәге белән авырган үсмер егет дәвалана.

Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә 15 яшьлек үсмер малайда бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (тычкан бизгәге) авыруы ачыкланган. Ел башыннан бу өченче очрак.

Бала әлеге чирне авылда йоктырган дип фаразлана. «Инфекция кешедән кешегә йокмый, шуңа күрә пациент, диагнозы раслангач, балалар стационарында калдырылды. Ул нефрология бүлегендә кирәкле дәвалану уза. Уңай динамика күзәтелә. Хастаханәдән чыгарылгач, аны яшәү урыны буенча балалар сырхауханәсендә күзәтеп торачаклар», – дип белдергән Кама балалар медицина үзәге баш табибының педиатрия өлеше буенча урынбасары Наталья Наговицына.

Хастаханәнең эпидемиология бүлеге мөдире Ильяс Гатауллин әйләнә-тирә мохиткә вирус кимерүче хайваннарның бүлендек матдәләре аша эләгүен искәрткән. Тычкан бизгәге белән авыру очраклары аеруча язын һәм көзен артырга мөмкин.

Зарарланганнан алып, чирнең беренче билгеләре барлыкка килгәнче 7-10 көн вакыт уза. Башлангыч стадиядә авыруның билгеләре салкын тию халәтенә охшаш: тән температурасы күтәрелә, баш авырта, буыннар сызлый, гомуми хәлсезлек, аппетит югала. Табибка вакытында мөрәҗәгать итмәсәң, бөер, йөрәк-кан тамырлары системасы, үпкәләр зыян күрә. Авырып тернәкләнгәннән соң, организмда тотрыклы иммунитет барлыкка килә.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев