Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ботка ашагыз!

Диетологлар ботканы иртәнге ашка иң яхшысы дип саный. Кайсы ярма нинди үзлеккә ия?

Ярмалар файдалы углеводларга, шулай ук витамин һәм микроэлементларга бик бай. Моннан тыш, ботка - клетчатка чыганагы, ул организмнан шлакларны чыгару һәм көн дәвамында ашалган ризыклардагы майны үзләштерүне контрольдә тота.
Карабодай

Боткалар арасында карабодай - аксымның күләме буенча беренче урында тора. Шуңа да нинди дә булса сәбәпләр аркасында ит һәм балыктан баш тартучыларга менюларына карабодайны мөмкин кадәр ешрак кертергә кирәк. Анда бит төсе матур булсын өчен кирәкле тимер, йөрәк авыруларыннан җәфа чигүчеләр өчен файдалы калий, артык авырлыклары белән хушлашырга теләүчеләр, кәеф төшенкелеге һәм йокысызлыктан интегүчеләр өчен алыштыргысыз магний бар.

Өлкән яшьтәге кешеләрнең күрү сәләтен саклап калырга булыша. Анда күз тукымалары дегенерациясенә юл куймый торган матдәләр бар. Пешерер алдыннан, ярманы суда җебетергә кирәкми. Болай эшләгәндә тәмлерәк булса да, аннан файдалы матдәләрнең күп өлеше юкка чыга. Савытка суны да күп агызырга кирәкми, карабодайны томаларлык итеп кенә салалар.
Дөге
Дөге - Е витамины чыганагы, ә ул чәчләр матур, тырнаклар нык һәм нервлар өчен аеруча файдалы. Шулай ук дөгедә кан тамырлары авыруларын, тиредә сыткы һәм ялкынсынуларны булдырмаучы цинк күп. Дөгенең берничә төре бар. Озын бөртеклесе пылау һәм салатлар өчен менә дигән, чөнки пешергән вакытта ябышмый һәм таралып торучан була. Озын бөртекле сортларның иң яхшысы - басмати. Аның бөртекләре пешергән вакытта калынлыкка түгел, озынлыкка бүртәләр. Түгәрәк бөртекле дөге ярмалары үз авырлыкларыннан биш тапкыр артык су сеңдерә. Таралып торучан дөге пешерим дисәң, аны бераз май салып табада кыздырып алу зарур.
Тары ярмасы
Бу ярма экология дәрәҗәсе начар булган зур шәһәрләрдә һәм районнарда яшәүчеләргә аеруча файдалы. Анда булган элементлар организмнан зарарлы матдәләрне чыгарырга сәләтле. Кардиологлар да үз пациентларына әлеге ботканы ашарга киңәш итә. Эш шунда ки, тары - калийга бик бай ул йөрәк эшчәнлеген, кан басымын нормальләштерергә һәм кан тамырларын ныгытырга булыша. Антибиотиклар белән дәваланган кешеләргә дә бу ярманы ешрак ашарга киңәш итәләр. Ярманы сатып алганда, үтә күренмәле пакетларга тутырылганын сайлап алырга тырышыгыз. Чөнки тарының төсе булачак ботканың төсе турында сөйли. Сарырак булган саен ботка да тәмлерәк булачак. Сыеклыкны күп сеңдерүен истә тотып, сөт яки суны кызганмаска кирәк. Боткага матур әфлисун төсе бирү өчен аңа еш кына кабак кисәкләре кушалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек