Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балаларның сәламәтлеген саклау безнең төп бурычыбыз

Баланың  оптималь эшкә сәләтлелек ха­ләте, аның үз-үзен яхшы хис итүенә, организмындагы барлык органнарның әйбәт эшләвенә нык бәйләнгән.

Балаларның сәламәтлеген саклау, ныгыту хәзерге көндә ата-аналарны, педагогларны иң борчыган мәсьәләләрнең берсе.

Баланың  оптималь эшкә сәләтлелек ха­ләте, аның үз-үзен яхшы хис итүенә, организмындагы барлык органнарның әйбәт эшләвенә нык бәйләнгән.

Сәламәт бала эшчәнлекнең барлык төрләренә (интеллектуаль танып белү, хезмәт, иҗтимагый, физик культура, уен) рәхәтләнеп һәм шат­ланып катнаша. Ул - көр күңелле, яшьтәшләре һәм педагоглар белән җиңел аралаша.

Безнең кул астында- табигать үзе биргән сигез табиб бар. Алар:

Беренче табиб - кояш яктысы.

Икенче табиб — саф һава.

Өченче табиб - чиста су.

Дүртенче табиб- дөрес туклану.

 Бишенче табиб - физик күнегүләр.

Алтынчы табиб - ял.

Җиденче табиб - гәүдәне дөрес тоту.

Сигезенче табиб — акыл.

Шуларны истә тотып, балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту балалар бакчасының төп бурычларының берсе булып тора. Нинди эшләр башкарыла соң безнең балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген саклау өчен?

 

Балалар бакчасында эш тәрбиячеләрнең баланы иртән фильтр аша кабул итүе белән башланып китә. Соңыннан балалар белән  иртәнге гимнастика уздырыла. Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормальләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын тизләштерә.

 

Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйткәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шулай үк шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә. Балаларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып, иртәнге гимнастиканың күнегүләр нормасы билгеләнә. Шулай ук музыка астында төрле хәрәкәтләр ясап, балаларны биетүләр оештырыла.

 

 Гимнастикадан соң иртәнге аш ашатыла. Сәламәтлек өчен шулай ук кирәкле, чөнки балаларга иртән сөттә пешерелгән ботка бик файдалы: анда балалар организмы өчен кирәкле витаминнар күп.

Шөгыль вакытында, шөгыльнең тибына карап  физкультминуткалар,  хәрәкәтле уеннар, бармак уеннары,  күзләр өчен гимнастика, релаксация оештырыла. Болар барысы да баланың сәламәтлеге өчен мөһим, ник дигәндә, алар бик тиз аралар, тизрәк уйныйсылары килә башлый, талчыгалар. Физкультминутка һәм уеннар кирәкле вакытта уздырылса, балалар армаячак һәм үзләрен кирәкле дәрәҗәдә тотачаклар.

Шөгыльләрдән соң, саф һавага чыгу оештырыла. Саф һавага чыгу һәм физкультура белән шөгыльләнү шулай ук балалар өчен бик мөһим. Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә.

Балалар саф һава суларга чыгып киткәч, группа бүлмәләре җилләтелә. Бу шулай ук балаларның сәламәтлеген саклау максатыннан эшләнелә.

Урамнан кергәннән соң куллар юыла, ашаган саен авыз чайкатыла, чишенеп йокы бүлмәсенә сандаликлар белән кереп караватлары янында салына. Бу шулай ук сәламәтлекне саклау, балаларга карата сакчыл караш. Йокы бүлмәсе балалар йокларга ятканчы һаваландырыла һәм ярты сәгать кала ябыла.

Йокыдан соң балаларга төрле сәламәтләндерү процедуралары һәм күнегүләр уздырыла: сәламәтлек сукмагыннан йөриләр, һава чыныктыру ваннасы, куллар, аяклар, башлар, күзләр һәм башка органнар өчен күнегүләр уздырыла. Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә тозлы су белән авыз чайкату оештырыла.

 

Көз һәм кыш айларында балаларга сарымсактан медальоннар ясала. Төркемгә суган һәм сарымсак туралып куела. Ата-аналар белән балаларның сәламәтлекләре турында консультацияләр уздырыла.

 

Балаларның сәламәтлекләрен саклау безнең төп бурычыбыз, шуңа күрә һәр балага индивидуаль  якын килергә, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга тырышабыз.

 

 

Минһаҗева Эльмира, Балык бистәсе районы Котлы Бөкәш “Дуслык” балалар  бакчасының физик тәрбия җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев