Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балаларга колбаса ашатырга ярыймы?

Кечкенә балалар еш кына колбаса һәм сосискаларны яратып ашыйлар, тик аларны бирергә ярыймы? Ничә яшьтән ашатырга мөмкин икән?

  • Колбаса составында эшкәртелгән иттән кала төрле стабилизатор, буягыч матдәләр дә була, шуңа күрә аны күп ашау ашказаны, бөер һәм бавырга тискәре йогынты ясый.
  • Ысланган (копченая) колбаса балаларга шулай ук киңәш ителми, чөнки алар составында тоз һәм май тагын да күп.
  • 1-2 яшьлек балаларга колбаса бирергә ярамый, 2-3 яшьтә дә киңәш ителми, иң яхшысы - 4-5 яшьтә бирә башларга мөмкин. Тик ашказаны белән бәйле проблемалар булган очракта, 8-9 яшькә кадәр бирмәскә киңәш ителә.
  • Беренче тапкыр пешерелгән колбаса (вареная) бирә башларга кирәк. «Докторская», «Молочная» дигән төрләрне бирә аласыз. Атнага бер тапкыр бирергә ярый.
  • Балалар өчен махсус колбаса һәм сосискалар да җитештерелә.
  • Балага колбаса бирергә уйласагыз, аның сыйфатлы, искермәгән, бозылмаган булуы мөһим.


Чыганаклар: @selametlek_kazan
zdorovyemalisha.ru
pitaniemalysha.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???