Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балагызда йөрәк авыруы булмасын, дисәгез...

Табибә фикеренчә, олы яшьтәге кешеләрдән аермалы буларак, балаларда йөрәк ритмы бозылуы кайчагында симптомнарсыз гына да үтә. Табиблар балада арит­миянең кайчан, ничә яшьтә барлыкка килүен төгәл билгели алмый.

Йөрәк ритмы бозылуга бәйле авырулар, кызганыч, олыларда гына түгел, балаларда да еш очрый. Яшь организмда аларны ачыклау һәм дәвалау үзенчәлекләре турында ата-аналар белергә тиеш, чөнки әлеге диагнозны вакытында һәм дөрес кую аеруча мөһим.

– Йөрәктә ритмлы һәм эзлекле эшчәнлекнең төрле тайпылышлары аритмия китереп чыгара, – ди Республика балалар клиник хастаханәсе педиатры Радия Бәйрәмова. –  Аритмия барлыкка килү ихтималы яңа туган сабыйларда, 4-5 яшь, 7-8 яшь, 12-13 яшьлек балаларда аеруча зур дип санала. Аларга электрокардиографик скрининг үткәрү киңәш ителә. Бала йөрәк авыртуын­нан зарланса, кичекмәстән холтерлы монитор күзәтү (холтерное мониторирование), дарулы һәм йөкләмәле тестлар (лекарственные и нагрузочные тесты), нейрофизиологик тикшерүләр һәм генеологик анализ үткәреп ка­рарга кирәк.

Табибә фикеренчә, олы яшьтәге кешеләрдән аермалы буларак, балаларда йөрәк ритмы бозылуы кайчагында симптомнарсыз гына да үтә. Шуңа күрә, диагнозны вакытында кую мәсьәләсе авырлаша. Табиблар балада арит­миянең кайчан, ничә яшьтә барлыкка килүен төгәл билгели алмый. Вакы­тында дәваламау нәтиҗәсендә исә, миокард функцияләре инде төзәтеп булмаслык итеп бозыла. 4-6 ел эчендә аритмия бөтенләй аза, бу очракта инде хирурглар гына ярдәм итә ала. Әгәр йөрәк авыруын дәвалау соңга калмаса, 85 процент бала пычак астына кермичә генә дә савыга.

– Артык авыр физик йөкләмәләр, кинәттән куркып китү (дәрестә такта янында җавап бирү дә хәтта), нык эссе һава, артык шатлану аритмиянең барлыкка килүенә сәбәп була ала. Балада башка төрле хроник авыруларны дәвалаганда, организмдагы төрле микроблар, гөмбәләр, гистамин матдәләргә каршылык күрсәтүче препаратларның күп һәм еш кулланылу аритмиянең куркыныч төрләре баш калкытуына этәргеч ясарга мөмкин, ди Радия Бәйрәмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев