Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бакча даруханәсе

Без аз гына баш авырта башлау белән даруга ябыша торган халык бит. «Ак төймә» йотып дәвалану артыкка китмәсен дисәгез, ара-тирә кыр-бакча үләннәренә, өйдәге азык-төлеккә игътибар итегез әле. Белеп файдаланганда алар да дару кебек нәтиҗә бирә.

Авыртуны баса торганнар: чәй, имбир, бөтнек һәм канәфер мае.

Антибиотиклар: суган, сарымсак, алма, керән, чөгендер, зәйтүн мае, гәрчич орлыгы.
Кан басымын төшерә торганнар: сельдерей, грейпфрут, җитен мае, каен согы, мүк җиләге.
Йоклата торганнар: бал, җылы сөт, әфлисун кабыгы. Өчесен берьюлы коктейль итеп эчсәң дә яхшы.
Ашказаны авыртканнан: кәбестә, банан, яшел чәй, инҗир. Бу ризыклар ашказаны җәрәхәтеннән саклый.
Иммун системасын яхшырта торганнар: сарымсак, йогырт. Бу ризыклар табында булырга тиеш. Әмма шуны истә тотыгыз: ашказаны-эчәк авырулары белән интегүчеләргә сарымсак ярамый. Кәефне күтәрә торганнар: кайнар какао, груша, бал, имбир.


Гаилә һәм мәктәп календареннән, 2015 ел.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев