Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Аяклар арыса

Озак йөргәннән соң аякларыгыз арып китсә, аяк киеме эченә бака яфрагы өзеп салыгыз. Нәтиҗәсен күрерсез.

Солылы сөт
1 литр сөткә 1 стакан солы салып кайнатып чыгаралар, бик сүрән утта 40 минут пешерәләр, сөзеп, җылы килеш, ашарга 30 минут кала яртышар стакан эчәләр. 1-2 ай буе шундый солылы сөт эчсәң, ашказаны җәрәхәте төзәлә, авырту басыла. Көн саен яңаны әзерләп эчү яхшы, кичтән калганны җылыту файдасыз.
Суган сихәте
Начар ишетә башлаганда, 1 баш суганны уып, согын сыгып салалар һәм һәр колакка да, көненә 3 тапкыр, өчәр тамчы тамызалар. Дәва курсы - 1 ай. 2 айдан соң кабатларга була. Елына 3-4 курс үткәрү файдалы. 3 тамчыдан артык тамызырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев