Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Туклыклы да, файдалы да

Томат согы, какао, әфлисун согы... - һәрберсенең организмга тәэсире үзгә. Белеп тору зыян итмәс.

Сөт туклыклы, файдалы матдәләргә бай. Препаратлардан аермалы буларак, сөттәге кальций 97 процентка үзләштерелә. 

Какао организмның картаю процессын акрынайта, диабет һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге бозылу куркынычын ике тапкыр киметә. 

Томат согы кан тамырлары һәм йөрәк чирләреннән саклый. Яман шеш барлыкка килү куркынычын киметә. Стресстан булыша, ялкынсынуга каршы көрәшә, арган организмга көч кертә.

Яшел чәй матдәләр алмашын яхшырта, кандагы шикәр дәрәҗәсен төшерергә ярдәм итә.

Кайнар шоколад организмның тонусын күтәрә, бәхет гормоны — серотонин бүленеп чыгуны активлаштыра.

Әфлисун согы С витаминына бай, иммун системасы эшчәнлеген активлаштыра, бәвел куу үзлегенә ия.

Грейпфрут согы гипертониядән файдалы, аппетитны яхшырта, арыганлыкны бетерә, организмнан артык холестеринны чыгара.

Чиста су турында да онытмагыз. Кеше көненә кимендә 2 литр сыеклык эчәргә тиеш.

Алдан табиб белән киңәшләшү зарур!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X