Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәтлекнең зур дошманы - тавыш

Табиблар белән галимнәр бүгенге көндә бик күп сыр­хауларның сәбәбе — тавыш дигән уртак фикердә тора­лар.

Моннан йөз ел чамасы элек Нобель премиясе лау­реаты, немец галиме Роберт Кох, цивилизация ачкан та­вышлар хакында күрәзәчелек итеп: «Көннәрнең бер кө­нендә кешелек холера яисә ваба (чума) белән ничек кө­рәшсә, тавыш белән шулай ук көрәшеп җәфа чигәчәк», — дигән иде. Еллар доктор Кохның бу карашының хак булу­ын раслады. Табиблар бүген тавышның кешеләргә ике төрле зарар салганын беләләр инде.

Тавыш һәр кешене бер үк рәвештә борчымас. Монда кеше колакларының сизгерлеге һәм күңелендә булган рух халәте дә үз ролен уйный. Теләгән вакытыбызда без туктата алган тавыш туктата алмаган тавыштан азрак га­сабларыбызга (нервыларыбызга) тия.

Моннан тыш, дәвамлы тавыш адреналин гормонының артуына сәбәпче була һәм, моның нәтиҗәсе буларак, кеше үзенең дәртен бушатырга тели. Кан тамырлары тарая, басым күтәрелә, сулу алу кыенлаша, йөрәк тагын да тизрәк кага башлый.

Мәсьәләнең игътибарны җәлеп итә торган икенче ягы — колагыбызның цивилизация тавышларына үзен ияләштерә алмавы. Чамадан тыш сизгер булган ишетү органнарының күзәнәкләре кислородка, ягъни кан белән яхшы тәэмин ителүгә мохтаҗ була.

Колакны ял иттерү өчен, шушы киңәшләрне тоту кирәк:

а)  урамга чыкканда, тыныч җирләрдә күбрәк булырга кирәк;

б)  йокы бүлмәсе мөмкин кадәр тавышсыз булсын;

в)  радио һәм телевизор тавышын артык көчәйтмәскә кирәк;

г)  колакны массажлау файдалы. Ул кан әйләнешен арттыра һәм колакка тавыш тәэсирен киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев