Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коры һәм сыек шампунь: кайсы яхшырак?

Бүген без чәчләрне нинди шампунь белән юу яхшырак булуын ачыкларга тырышырбыз. 

Хәзерге вакытта кибетләрдә нинди генә шампуньнар юк! Аларның бәяләре һәм составлары төрле. 
Каты шампуньнар да яңалык түгел. Аларның борынгы заманнарда ук кулланылуы билгеле. Мондый шампуньны чәчләр өчен сабын дип тә атарга мөмкин.

Каты шампуньнарны файдалы үсемлекләрдән җитештерәләр һәм аларда бөтен файдалы матдәләр сакланып кала, диләр.

Әйдәгез сабын-шампуньның уңай һәм тискәре үзлекләрен ачыклап карыйк.

Уңай яклары:
 

  • Озакка җитү. 100 гр сабын чәчнең озынлыгына карап 2-3 айга җитәргә мөмкин.
  • Каты булу барлык кирәкле һәм файдалы матдәләрне саклап калу мөмкинлеге бирә. Каты шапмунь - ул концентрат һәм чәчләрнең тибына карап, аңа үсемлекләрнең эфир майлары, файдалы матдәләре кушыла.
  • Сыек шампуньнарда куерткычлар, эмульгаторлар, консервантлар була. Каты шампуньда алар юк.
  • Каты шампуньда бактериялар барлыкка килү куркынычы да аз.
  • Каты шампунь чәчләргә йомшак йогынты ясый, чөнки анда артык матдәләр юк.
  • Каты шампунь бик уңайлы, аның ялгыш агып, киемнәрне буяу куркынычы юк. Мондый шампуньны сәфәргә дә, спортзалга да, бассейнга да алырга була.


Тискәре яклары:
 

  • Каты шампуньнар нәкъ сезнең чәчегезгә туры килсен өчен мондый шампунь сайлаганда чәч тибын төгәл белү мөһим! Майлы чәчләргә кычыткан һәм әрекмән экстрактлары, ә коры чәчләргә кокос, киндер, жожоба майлары булган шампунь сайларга киңәш ителә.
  • Чәчләрне каты шампунь белән юганда бальзам-кондиционер куллану  мәҗбүри! Чөнки мондый шампуньны җитештерүчеләр аңа төрле агрессив матдәләр кушкан булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, сезнең чәчләр, чыннан да, коры һәм сынучан була. Шуңа күрә составларын игътибар белән укырга кирәк.

Тулаем алганда, әгәр каты шампунь табигый составлы булса, аның уңай сыйфатлары бик күп.


Тагын бер киңәш. Каты шампуньны беренче кулланудан соң чәчләрегез каты һәм коры булып тоелырга мөмкин. Курыкмагыз! Бальзам кондиционер кулланып карагыз һәм чәчләрегезгә табигый тәрбиягә ияләнергә мөмкинлек бирегез. Ияләнү вакыты 2-3 атна.

Интернет материаллары кулланып Ләйлә Мирзаһитова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев