Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирус турында мифлар

Коронавирус безнең җәмгыятькә үтеп кермәгән очракта да, җәмгыять сәламәтлеге сагында торучыларның киңәшләренә колак салырга, аларны үтәргә кирәк.

Вирусның кешедән кешегә күчүе төрлечә була: кайбер вируслар бик тиз арада йогалар һәм таралалар (кызамык, мәсәлән), кайберләре – башка төрле. Яңа коронавирус җәмгыятьтә, берләшмәләрдә җиңелрәк тарала (“community spread”).

ИШЕК ШАКЫГАНЧЫГА КАДӘР

Коронавирус безнең җәмгыятькә үтеп кермәгән очракта да, җәмгыять сәламәтлеге сагында торучыларның киңәшләренә колак салырга, аларны үтәргә кирәк.

· Тирә-юньдәге кешеләрне барлагыз (гаилә әгъзалары, туганнар, күршеләр, хезмәттәшләр һ.б.). COVID-19 белән күзгә-күз очрашырга туры килгән очракта башкарачак эшләр турында сөйләшегез, олы яшьтәге һәм хроник авырулары булган якыннарыгызны тәрбия кылу буенча план төзегез.
· Иң зур әһәмияткә ия булган телефон номерларын туплагыз (ашыгыч ярдәм хезмәте, күршеләр, укытучылар, йорт хуҗалыгы, хастаханә һәм поликлиникалар һ.б.)

Авыруларны конрольдә тоту һәм кисәтү үзәге (CDC) гаилә әгъзалары һәм янәшәбездә булган һәркемгә файдалы киңәшләр һәм мәгълүмати ярдәм тәкъдим итә: https://www.cdc.gov/coronavirus/2019-ncov/prepare/get-your-household-ready-for-COVID-19.html?CDC_AA_refVal=https%3A%2F%2Fwww.cdc.gov%2Fcoronavirus%2F2019-ncov%2Fcommunity%2Fhome%2Fget-your-household-ready-for-COVID-19.html

СӘЯХӘТЧЕГӘ

Авыру киң таралган һәм тарала баручы җирдә (сәламәтлеге 3нче дәрәҗәдә булгаган сәяхәтчеләр турында мәгълүмат алучы илләр: Кытай, Иран, Италия, Көньяк Корея) булганнан соң, башка кешеләр белән тыгыз элекмтәгә керүне чикләгез. 14 көн дәвамында өйдә генә утырырга, сәламәтлек күрсәткечләре артыннан күзәтеп торырга кирәк (тән температурасы, бизгәк, ютәл, сулыш алу һ.б.).

КОРОНАВИРУС ТУРЫНДА МИФЛАР

Йогышлы авырулар белән беррәттән алар турында хаталы фикерләр дә тарала тора. Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы яңа коронавирус хакында йөргән иң популяр мифларны кире какты:

  • Коронавирус Кытайдан килгән хатлар һәм посылкалар аша йокмый
  • Йорт хайваннарың (этләр һәм мәчеләр, мәсәлән) яңа коронавирусны йөртә алуларын дәлилләүче мәгълүмат юк
  • Үпкә ялкынсынуына (пневмония) каршы вакциналар яңа коронавирустан сакламый, коронавируска каршы вакцина уйлап табу һәм җитештерү әлегә галимнәр кулында
  • Яңа коронавирусны да, башка вирусларны да антибиотиклар белән дәвалап булмый! Вирус бактерияләр китереп чыгара торган авыруларның азып китүенә сәбәпче булган очракта гына – бактерияләргә каршы гына нәтиҗәле булачак (вируслар һәм бактерияләр турында белемнәреңне яңарт: https://vk.com/wall-82724249_7724 - Ләйлә Миңнуллина материалы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус