Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Галимнәр фастфуд ашауның куркыныч чирләргә китерүен ачыклаган

Фастфудны күп кулланган кешеләрдә сәламәтлек белән нинди проблемалар барлыкка килергә мөмкин?

Фастфуд ашау баш миенең иртә картаюына һәм шул сәбәпле акыл зәгыйфьлегенә китерә. Австралия милли университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта MedicalXpress сайтына сылтама белән Lenta.ru яза.

Табиблар 200 фәнни эш тикшергән. Аларда баш мие сәламәтлеге, картлык һәм тышкы факторлар арасындагы бәйләнешләр өйрәнелгән.

Галимнәр ачыклаганча, озак вакыт дәвамында зыянлы ризыклар ашау һәм физик активлык җитмәү икенче типтагы шикәр авыруы, демениция һәм ми атрофиясе барлыкка килү куркынычын арттыра.

Шул ук вакытта когнитив проблемалар шактый иртә барлыкка килергә һәм алар хәл итмәслек булырга мөмкин. Шул сәбәпле деменция куркынычын киметү өчен 60 яшьлекләргә бирелә торган киңәшләр файдасыз дип белдерә белгечләр. Алар дөрес туклануга мөмкин кадәр яшьрәк вакытта күчәргә киңәш итә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/16/188184/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев