Балаларга колбаса ашатырга ярыймы?
Кечкенә балалар еш кына колбаса һәм сосискаларны яратып ашыйлар, тик аларны бирергә ярыймы? Ничә яшьтән ашатырга мөмкин икән?
- Колбаса составында эшкәртелгән иттән кала төрле стабилизатор, буягыч матдәләр дә була, шуңа күрә аны күп ашау ашказаны, бөер һәм бавырга тискәре йогынты ясый.
- Ысланган (копченая) колбаса балаларга шулай ук киңәш ителми, чөнки алар составында тоз һәм май тагын да күп.
- 1-2 яшьлек балаларга колбаса бирергә ярамый, 2-3 яшьтә дә киңәш ителми, иң яхшысы - 4-5 яшьтә бирә башларга мөмкин. Тик ашказаны белән бәйле проблемалар булган очракта, 8-9 яшькә кадәр бирмәскә киңәш ителә.
- Беренче тапкыр пешерелгән колбаса (вареная) бирә башларга кирәк. «Докторская», «Молочная» дигән төрләрне бирә аласыз. Атнага бер тапкыр бирергә ярый.
- Балалар өчен махсус колбаса һәм сосискалар да җитештерелә.
- Балага колбаса бирергә уйласагыз, аның сыйфатлы, искермәгән, бозылмаган булуы мөһим.
Чыганаклар: @selametlek_kazan
zdorovyemalisha.ru
pitaniemalysha.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
???
0
0