Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Зур бәби

Алинә Хисамиева шигырьләре.

Зур бәби

Әти белән әни өйгә

Бер бәби алып кайтты.

Иптәш сиңа, сеңлең, диеп

Минем бишеккә салды.

 

Барып эндәшеп тә карыйм,

Сөйләшми дә, йөрми дә.

Кычкырып елавын белә,

Минем сүздән көлми дә.

 

Озак итеп йоклый үзе.

Тавышланма, - ди әни.

Шундый биисем килгәндә

Мин шыпырт йөриммени?!

 

Иптәш дигән булалар да,

Бу бит иптәшлек түгел.

Һаман үзем уен корам,

Булса да өйдә сеңел.

 

Әни миңа мондый түгел,

Зур бәбәй кирәк иде.

Бергә-бергә уйнар идек -

Алыштырып кайт инде.

Әни

«Җиләк пешкән, айдан төшкән», -

Диеп кочаклый әни.

Айга кадәр менәр өчен

Мин бит әле бик нәни.

 

Иркәли дә үзе мине,

Үбеп, назлап уята.

Үс-үс, диеп, кулларымны

Чәбәк-чәбәк уйната.

 

Тотам, диеп, арттан калмый,

Качышлы уйныйк дисәм.

Бер дә куып җитми үзе,

Мин бик җитез йөгерәм.

 

«Җиләк пешкән, айдан төшкән», -

Диеп ярата әни.

Әниемнең тулып пешкән

Җиләге ул минмени?!

 

Кыяр

 

Сусыл кыяр яшел төсле

Ашарга мин яратам.

Сулар сибик инде кич, дип,

Әтиемне алҗытам.

 

Карап чыктым яфрак саен,

Кыяр үскән түтәлне.

Кайчан үсәрләр икән, дип,

Санап куйдым чәчәкне.

 

Ә бүген мин иртә торып,

Түтәлгә күзләр салсам,

Берәү, икәү, әллә ничәү -

Итәккә сыймый җыйсам.

 

Каян шулай тиз генә сез

Үсеп кыяр булдыгыз?!

Әллә инде оягыздан

Очып килеп кундыгыз.

 

Әй, сыйладым мин сеңлемне,

Әбине дә әнине.

Син үстергән кыяр, диеп,

Мактап туймыйм әтине.

Кызлар

Әти әйтә: «Бездә генә

Кызларның иң асылы.

Бер малай да бирмәделәр

Өйебез кызлар тулы».

 

Кершән-пумалалар белән

Тулган тәрзә-тупсабыз.

Күлмәкләрдән сыгылып тора

Уф сулый шкафыбыз.

 

“Тартма ясыйм, өй төзәтәм

Юк миңа бер ярдәмче”.

Бер дә аптырама, - әти

Булам чүкеч кизәүче.

 

«Дөрес тот кадак-шөрефне!» -

Торам кисәтеп кенә.

Синнән өйрәндем дә үзем

Курчак төзәттем менә.

 

Сеңлем белән икәү сиңа

Җырлар җырлап торабыз.

Эх әтием, ярдәмсез дип

Кызганып та куябыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев