Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Йөзек һәм шәл

Фирүзә Җамалетдинова.

Мамык шәлләр сата шәмдәй ханым,
Ак мамыкка ап-ак гөлме сипкән?!
Һәрбер караш энә күзе юкса:
- Йөзек аша, - диләр, - чыгар микән?

Чын бәһасе шәлнең шунда, имеш,
Матурлыктан белмим, кемнәр бизәр?
...Шәлдәй җылы сүзләр эзләп йөрим,
Күңел аша үтеп чыгар сүзләр.

Бизәк итеп шәлләренә салган
Җаны түзмәс, тулып түгелер ул.
- Йөзек аша чыгар микән? - диләр,
Беләм, йөзек - халык күңеле ул!

Яман сүзне халык әйтмәс аны,
Кеше әйтер әйтсә, анысы хак.
Яшәешкә гөлләр сибеп биргәч,
Бардыр заманадан аласы хак.

Гөлләр сибәм мин дә сүзләр итеп,
Үз чорымнан сөеп җыйдым менә.
Шәлләр сата шәмдәй зифа ханым...
Мин үземне уйлап куйдым менә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев