Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әйтер сүзем бар дөньяга

Бүген талантлы замандашыбыз - шагыйрь Айрат Суфияновның 60 яшьлек гомер бәйрәме.

Гомере буе әдәби иҗаттан шактый ерак өлкәләрдә хезмәт куйган әдипнең шигырьләрен йотлыгып укыйбыз. Ул шигырьнең көченә инанып, шигырь сулап яши. Ул үзе дә - гаҗәеп бер шигырьгә тиң шәхес. Айрат Суфияновны юбилее белән тәбрик итәбез, иҗат уңышлары, иминлек теләп калабыз.

 

Уйлар миңа сорау бирә:

«Дөнья мине ят иттеме?»

Җикте дә ул, тугармады,

Әллә инде ат иттеме?

 

Таныш түгел чит авазлар

Ят тарафтан ишетелә.

Колак чыңлый, җирләр тетри,

Әллә инде күк ишелә?

 

Чит-ят кебек кешеләр дә,

Мин белгәннәр кайда алар?

Күзләр чөйгән сөңгеләр еш

Йөрәккә ук кадалалар.

 

Мин ят монда, мин чит монда,

Читләр сүзен яшим тыңлап.

Әллә артык иртә тудым,

Әллә тудым артык соңлап.

 

Ә шулай да көч бар миндә,

Заман йөген күтәрерлек.

Әйтер сүзем бар дөньяга,

Егылсам да күтәрелеп…

 

Айрат Тәлгать улы Суфиянов 1958 елның 26 мартында Башкортстан Республикасы Балтач районы Усман авылында туа. 1975 елда Нөркә урта мәктәбен тәмамлый. 1975-1978 елларда Уфада энергетика техникумында укый. 1979-1980 елларда Самара шәһәрендә Армия сафларында хезмәт итә. 1981 елдан 1985 елга кадәр Коми АССР да яши.

1985 елда Чаллы шәһәренә кайта.

Беренче шигырьләре Башкортостанның Балтач районында 1983-1985 елларда басыла.

Айрат Суфиянов - 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

«Кылычлы җил» (2006) шигырьләр китабы авторы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев