Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Йолдыз ява

Күктән йолдыз яуганын күргәнегез бармы? Ә менә язучы, шагыйрь Факил абыегыз күргән икән.

Безнең блогерлар

Кояшлы көн. Әй якты!

Әллә инде кыш бабай

Төпсез капчыгын какты:


Көмеш тәңкә - бүректә,

Көмеш тәңкә - иңемдә,

Талгын гына кар ява

Кояшлы суык көндә.


- Кар түгел, йолдыз ява!

Ышанмасаң, кар-тәңкәне

Учыңа алып кара.


...Коенып якты нурга,

Йолдызлар куна кулга.



Кыш бабай

Кыш бабаем күптән килеп

Яудырса да ак карлар,

Үзен күргәнем юк иде

Бүгенгедәй якыннан.


Баргач чыршы бәйрәменә

Минем яныма килде.

Аркаларымнан сөеп,

Миңа күчтәнәч бирде.


«Кыш бабай!» - дип йөрсәләр дә,

Куллары җылы иде.

Йомшак, ягымлы күзендә

Якты нур тулы иде!


 

Тауда

Менәбез дә биеккә,

Таудан чаңгы шуабыз.

Әллә җил безне куа,

Безме җилне куабыз?!


Узып киттек барысын,

Очтык кына сызгырып.

Җилләр карап калдылар,

Без шуганга кызыгып.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Факил Сафин шигырьләр