Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Йолдыз бәхете

Луиза Янсуар (Луиза Николай кызы Шарова) 1981 елның 13 августында Татарстан Республикасы Питрәч районы Кәвәл авылында дөньяга килә.

Йолдыз бии учта
Елап-көлеп,
Әллә бәхеттәнме исереп?
Гашыйк җанын кайнар учка салгач,
Бер мизгелдә мең хис кичереп.

Ничә гасыр кичкән
Серле җанның
Балкышыннан кабынып Төн яна.
Ул, тетрәнеп, аваз сала кинәт
Кешеләргә, Җиргә, Дөньяга:

"Җирдәгеләр
Бу бәхеткә ничек
Түзә ала икән, өзелми?!
Бәгырьләрне көйдерер наз, хыял
Биектәрәк ник соң сизелми?.."

Тик ул белми әле
Мизгел өчен
Җирдә ничек кыйммәт гүләсен,—
Яшәү тылсымнарын бүләк иткән
Шул учларга ятып сүнәсен...

* * *
"Син Күкләрне колачладың. Инде 
Җиреңә кайт,—диләр,— яңадан". 
Гүя белми алар, нинди моңнар 
Саркыганын шигъри ярадан.

Мин тамырым белән Җирне кочам, 
Җаным белән иңлим Күкләрне. 
Бер мизгелдә тоям йөрәк аша 
Еллар, чорлар шаулап үткәнне.

Гамь һәм сагыш иңсә, туфрак ярып, 
Серле аваз дәшә офыктан. 
Яралганмын әллә Мәңгелекнең 
Күкрәгендә шыткан орлыктан?

Ул офыклар әле туганчы ук 
Сихер өргән, ахры, җаныма. 
Иңнәремә куйган ике канат, 
Нурын сипкән Хыял таҗыма.

Җир дә, Күк тә үз бишегем минем! 
Меңнәр әле миндәй ымсыныр. 
...Ә җан барыбер Күкләр аша кайта 
Тояр өчен Яшәү тылсымын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев