Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Җәйнең бер көне

Бүген - 15нче июль, җәйнең кыл уртасы. Роберт Миңнуллинның шигыре шул турыда.

ҖӘЙНЕҢ БЕР КӨНЕ

Җәйнең бүген кыл уртасы,
Җәе тора чыңлап.
Җәйнең шушы эссе көне
Җәннәт төсле! Чынлап!

Җәй уртасы җем-җем итә,
Җәй уртасы гөжли.
Монда бар да хәрәкәттә,
Бар да нидер эзли.

Кырмыскалар, бал кортлары
Тотынганнар эшкә.
Чикерткәләр сикерешә,
Килеп төшә өскә.

Менә нәфис бер күбәләк
Килеп кунды чәчкә.
Гүя мин дә бер үсемлек,
Гап-гади бер чәчкә.

Йә булмаса, бер камка мин,
Ямь-яшел бер үлән.
Шуларның берсе икәнне
Мин үзем дә беләм.

Һәр үләннең үз бөҗәге,
Һәрберсе бер бизәк.
Аларга ят тоеладыр
Минем кебек бөҗәк...

Истән чыкты фани дөнья,
Онытылды кышлар.
Сайрашып ага чишмәләр,
Челтриләр кошлар.

Ул кошларның көйләрен мин
Беләм инде яттан...
Бер хәсрәте юк кешедәй
Рәхәтләнеп ятам!
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН

Фото Татар-информ сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев