Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Язны көтәләр

Яз җиткәнен хәтта җилләр дә көткән!

«Яз килә!» дип көтәләр

Өлкәннәр, балалар да,

 «Яз килә!» дип көтәләр

Авыллар, калалар да.

«Яз килә!» дип көтәләр

Таулар, инеш, үзәннәр.

Чыпчыклар да бирешми,

Язга кадәр түзгәннәр.

«Яз килә!» дип көтәләр

Йортлар, юллар, тирәкләр.

«Яз килә!» дип көтәләр

Пычкы, чүкеч, көрәкләр.

Яз килүне көтәләр,

Маэмай, колыннар көтә.

Бал корты, кырмыскалар,

Урман, болыннар көтә.

Язны барысы көтә,

Хәтта җилләр дә көтә.

Карлар гына, яз килгәч,

Кайгырып, елап китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев