Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Язлар килә

Дамира Миннебаева шигырьләре.

Язлар килә
Язлар килә кабат, бозлар эри
Сулар ташыр тулып инештән.
Табигатьтә әле төссез мизгел...
Язлар матур шушы килеш тә.

Җир уяныр, күңелләрдә туар
Яңа бер хис, язгы омтылыш.
Кошлар белән җәйләр кире кайтыр
Шушы түгелмени чын тормыш?

Кар сулары кебек сиздермичә
Гомеркәйләр сызып үтәләр.
Табигаткә кушылып күңелләр дә
Язлар саен нидер көтәләр.


 

Олы Мишә – туган төбәгем

Олы Мишә – туган төбәгем,
Авылым, дип тибә йөрәгем.
Һәр сукмагы якын, үз итеп
Сәлам бирә талы, тирәге.

Урамнарын кат-кат урыймын,
Авылыма бәхет юрыймын.
Матурлана урам, йортлары,
Балкып торсын һәрчак утлары.

Җанга дәва кирәк дисәләр,
Агып тора күпме чишмәләр!
Ниләр сөйләр иде агымсулар
Кешеләрнең серен чишсәләр?

Алып китсэ әгәр юлларым,
Анда калыр барыбер уйларым.
Монда минем яшьлек дусларым,
Монда булсын эчәр суларым.

Еллар узган саен җаныма
Тоям һәрчак аның кирәген.
Олы Мишә – туган төбәгем,
Авылым, дип тибә йөрәгем.



Кемгә нәрсә җитми...
Бу дөньяда кемгә нәрсә җитми?
Берәүләр бай – бәхет кенә җитми.
Тик шулай да, дошман сөендереп
Берәүгә дә сер йомгагын сүтми.
Бар шундыйлар – бәхет өчен
Әйтерсең лә тәхет кенә җитми.
Яшәр кебек була патша кебек,
Мәңгелеккә бу дөньядан китми.
Ялгызларга үз парларын табу,
Парлыларга сабыр итү җитми.
Юк кына бер гаеп өчен кемдер
Якыннарын кайчак гафу итми.
Саусызларга саулык, ярлыларга байлык.
Эшсезгә эш, көчсезгә – көч җитми,
Акчасызга акча, бакчасызга бакча...
Ялкауларга исә көн үтми.
Бик сирәкләр генә яши бирә
Беркемнән дә ярдәм-фәлән көтми.
Булганына шөкер итә белә,
Юкка-барга бер дә исе китми.

Бу дөньяда кемгә нәрсә җитми?
Саный китсәң, бармак, вакыт җитми...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев