Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
Шигърият

Яз исе...

Кулларның килә җир казыйсы, аякның каядыр чабасы, күзьяшьнең агасы, агасы…

Яз исе!

Яз исе!

Яз исе…

Кулларның килә җир казыйсы,

аякның каядыр чабасы,

күзьяшьнең агасы, агасы…

 

Яз исе!

Яз исе!

Яз исе…

Киләдер дөньяны таслыйсы,

телемнең - җылы сүз әйтәсе,

йөрәкнең яшьлеккә кайтасы…

 

Яз исе!

Яз исе!

Яз исе…

Килә бер шашынып назлыйсы,

тылсымлы учаклар ягасы…

Кар суы булыплар агасы…

 

Яз исе!

Яз исе!

Яз исе!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев