Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Яшьлек күге

Рәмис Кыям улы Аймәтев — татар шагыйре, җырчы. Ул 1968 елның 4 октябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Мунчалы авылында туган.

ЯШЬЛЕК КҮГЕ
1.
Яшьлек җәеп талмас канатларын,
Оча иңләп зәңгәр күкләрне.
Яшьлек белән бергә мин дә очам,
Белми яшьлек киртә-чикләрне.

Кушымта:

Яшьлекнең күкләре
Гел биек, гел аяз.
Яшьлекнең иленә
Ашкынып кайта яз.
Очамын, әйтерсең,
Иңемдә канат бар.
Яшьлекнең күгендә
Талмый ул канатлар.

2.
Оча, диләр, яшьлек мәңгелеккә,
Мин ышанам, яшьлек үтми ул.
Узсалар да еллар, әле һаман
Йөрәкләргә яшьлек җитми ул.

Кушымта:

3.
Яшьлек яши безнең күңелләрдә -
Сүрелмәс җыр сыман яши ул,
Кайчакларда күкри күкрәү булып,
Утлы яшен булып яшьни ул.

Рәмис Аймәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев