Яшел чирәм, зәңгәр күк!
Шигърият

Яшел чирәм, зәңгәр күк!

Фотода: Нижневартовск шәһәреннән Ютазы районы Яңа Каразирек авылына кунакка кайткан Айдар Исмәгыйлев Галия әбисенә чебиләр сакларга булыша.

***

Яшел чирәм, зәңгәр күк!

Урам безне дәшкән күк.

Утырыйкмыни өйдә

Җәйге матур бу көндә?!

 

Карга халкы да уяу -

Аларга мин чик куям:

Бәбкә-чебине саклыйм –

Һәм такмаклап кабатлыйм:

 

«Көш, каргалар, китегез!

Безне читләп үтегез!

Курыкмасын чебиләр –

Алар әле нәниләр!»

Лилия Фәттахова

 

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев