Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ярый әле апам бар!

Ләйсән Фәтхетдинованың балалар өчен шигырьләре.

Болан

 

Агач ботагы кебек

Боланның мөгезләре.

Сөзешсә, ул җиңәчәк

Бабайның үгезләрен!

 

Сеңлемнең дә кайчакта,

Мөгезе үсә кебек!

Ул ачулы вакытта

Мине дә китә сөзеп!

 

Әнигә дә эләгә,

Әтигә дә эләгә.

Әби белән бабайны

Саклап калмый күләгә.

 

Уйлап-уйлап торам да,

Әллә дим бу боланга

Көндәш итеп кертергә

Диелгән исемлеккә

Сеңлемне беркетергә?

 

Юк, кирәкмәс, жәл бит,

Жәл!

Сеңлем ачулы чакта

Боланны көтә

Әҗәл!

 

 

Апам бар

 

Ярый әле апам бар

Бергә-бергә уйнарга!

Ачу килгән вакытта

Мендәр белән кыйнарга...

 

Өйрәнәм мин барысын

Апама карап кына!

Ул сөйләшсә, сөйләшәм,

Ул дәшми торса, тынам.

 

Ул ни кисә өстенә,

Мин дә шундыйны киям.

Әгәр таба алмасам,

-Апа, салып бир! - диям.

 

Ярый әле бар апа

Курчаклар уйнатырга.

Озаграк йоклап ятсам,

Иртәдән уятырга.

 

Күбекләр очырырга,

Җитәкләшеп йөрергә.

Җыр-бию дә күңелле

Булганда бергә-бергә.

 

Куышлы уйнарга да,

Качышлы уйнарга да.

Экспериментлар ясап,

Ачышлы уйнарга да.

 

Әнигә булышырга,

Бераз иренеп кенә.

Киләбез бит ансына

Әле өйрәнеп кенә.

 

Серләрне бүлешергә,

Шаярырга, көләргә.

Бер бөртек шоколадны

Икебезгә бүләргә.

 

Ярый әле апамның

Сеңлесе бар - бик тәти!

Бик тату без, тик бүген

Сөзешәсез, ди әти.

 

Җиңү

 

Күп еллар элек

Зур сугыш булган.

Рәсәй эченә

Дошманнар тулган.

 

Биш ел буена

Сыналган халык.

Хәбәрләр килгән,

Кайгыга салып.

 

Туган җир өчен

Көрәшкән алар.

Безнең әбиләр,

Безнең бабалар.

 

Бар авырлыкны

Артта калдырып,

Зур җиңү килгән,

Факел яндырып.

 

Онытылмаслык

Бу көн күпләргә.

Дан булсын бүген

Аяз күкләргә!

 

Апа белән

 

Кәеф килсә, бергәләшеп

Уйныйбыз апа белән.

Тик аның характеры шул

Авыр икәнен беләм!

 

Уенчыкны тартып ала,

Аннан мин алам тагын.

...Шулай итеп җимердек без

Курчакларның ятагын!

 

Мин алган әйберләргә гел

Апамның төшә күзе.

Әйбәт кенә уйнаса ул -

Барсын җимерәм үзем.

 

Ул чабадыр, мин качамын,

Мин чабамын, ул кача.

Нәрсә җимерәсез, - диеп,

Әни ишекне ача.

 

Апа суга, мин тешлим дә,

Елашабыз үкереп.

Күршеләр дә куя бугай

Бу тавыштан сикереп.

 

Бар нәрсәне бушаткач без,

Бүлмәдә калмый кызык.

Балконга дип йөгерәбез

Куа-куыша, кызып.

 

Башка берәр хәйлә кергәч,

Апа белән берлектә...

Кәнфит алып ашыйбыз без,

Яшергәнне, шүрлектән...

 

Чын дөресен әйтсәм инде,

Була бездә төрлесе!

Әмма берәр гаеп булса -

Тик апаны тиргисе!

 

Коала

 

Үзе нәни, үзе тәти,

Бераз гына ояла.

Агачларда үрмәләүче

Актүш бит ул коала!

 

Чөгендер

 

Бабай чөгендер үстергән,

Яфраклары зур да соң!

Мин аны үзем яратмыйм

Әнә әти ашасын!

 

Кунак чакыру

 

Сәлам сезгә, якын дуслар,

Туганнар, иш-белешләр!

Кунак килсә, пешерәбез

Гөбәдия-бәлешләр!

 

Сәлам сезгә, барчагызга,

Кунак булып килегез!

Тик килгәндә ...миңа берәр

Бүләген дә бирегез...

 

Әкәм төкәм

 

Әкәм төкәм, әкәм төкәм,

Чык яныма,

Сине көтәм!

 

Әкәм төкәм, әкәм төкәм,

Синең өең

Тәти икән!

 

Әкәм төкәм, әкәм төкәм,

Озак көттем,

Сау бул, китәм!

 

Кызыгу

 

Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, нипачум!..

Синдә ни бар, мин дә шуны

Тизрәк үземә хачу!

 

Чәчәк

 

Әниемә чәчәк таптым,

Шундый матур, шундый шәп!

Ул шундый да сөенер дә,

Елмаер да көлер, шәт!

 

Әниемә чәчәк җыйдым,

Бүләк итеп үземнән!

Эреп китер инде әни:

Сиңа, - дигән сүземнән!

 

Чәчәк таптым, чәчәк таптым,

Бу - могҗиза шикелле!

Бүген берне, ә иртәгә,

Җыеп бирәм икене!

 

Елау

 

Бәрелгәнме, егылганмы,

Ник кычкыра Әминә?

Күршеләргә борчу салып

Тавыш куптарган нигә?

 

Ашыгыч ярдәм кирәкме,

Нинди бәла? Ни кылыйк?

Нигә соң ул илерепләр,

Туктый алмыйча елый?

 

Баксаң әгәр, бар да гади,

Куркып калмагыз тагын!

Күлмәген кимәс өченгә

Тавыш куптарган чагы!

 

Авыр балачак

 

Калак кирәк түгел,

Кабак кирәк түгел,

Бармак белән генә

Ашыйм бит мин бүген!

 

Тәлинкәне бәреп,

Өстәл ялап ашыйм!

Токмачларны чәчкәч,

Өстәлдәге майны

Биткә яга башлыйм.

 

Кайда минем кашык?

Үә-үә-үәәә!

Ачуымнан суны

Идәннәргә түгәм.

 

Ә хәзер кирәк су,

Бу чынаяк ямьсез!

Тьфу, нәрсә бу тагын?!

Бу су тәмсез, тәмсеееез!

 

Кайда минем курчак?

Кайда минем куян?!

Әни эзләгәнче,

Алардан да туям...

 

Син нәрсә эшлисең?

Үзем-үзем-үзеем!

Пычак булса ни соң,

Мөһим минем сүзем!

Үзем турыйм, миңаааа!!

Син әшәке, әни!

Кит моннан, кит моннан!

 

Чәп-чәп керәм, тизрәк,

Табып бир үрдәкне!

Кая ак күбекләр?!

Сорыйм бит күбрәкне!!

 

Юма мине, юма!

А-ааа-ааааааааа!

 

Чәчләремә тимә!!!

Үә-үәәәәәәә!

 

Кирәк түгел күлмәк!

Носки кимим, салам!

Мин урамга чыкмыйм!

Бүген өйдә калам!

 

Үзем ачам ишек,

Туфли киям, үзем!

Бусын түгел инде!!

Тыңла димен, сүзем!

 

Салкын түгел миңа,

Кирәк түгел бүрек!

Кыш булса ни була?!

Уйнап керик, күреп!

 

Йокламыйм, йок-ла-мыйм!

Мин армадым дим, юк!

Әнә үзең йокла!

Ашамыйм, тамак тук!

 

Бу нинди хәл соң бу?

Бөтен дөнья каршы!

Инде ашыйм дигәч,

Тагын салкын ашым!!

 

Йоклап киттем залда,

Уенчыклар белән.

Тагын бер авыр көн!

Тормыш шундый, беләм...

 

Курчак

 

Бер курчак, ике курчак,

Өч курчак...

Бигрәк күп,

Бер кочак!

Күтәреп торам

Чак-чак!

 

Апа килә!!

Иң матурын-

Әйдә тизрәк,

Тот та чап!!

 

Минеке

 

 

Әти-әниләрнең

Җитсен генә түзем!

Барысын да хәзер

Үзем-Үзем-үзем!

 

Өйдә һәм урамда

Халәт киеренке.

Чөнки нәрсә телим -

Бары да минеке!

 

Килеп керүемә

Барысы да тына!

Чөнки нәрсә күрәм -

Барысы да миңа.

 

Кызгандыра беләм,

Тавышларым көчле!

Максатына килә

Кем соң

Минем төсле?

 

Кәеф

 

Җил-давыллап килә дә ул,

Кояш карый күзләргә.

Ни көтәргә - белеп булмый,

Көнгә йөз кат үзгәрә.

Әле генә елмая да,

Шундук елап җибәрә.

Яз да түгел, көз дә түгел

Минем кызым Диләрә!

 

ӘМИНӘ

 

(Ш.Галиевнең Мәсгутенә ияреп)

 

Бакчадагы бөтен кызлар

Чәчләренә бантик куйган.

Синеке кайда, Әминә?

Кирәк түгел аңа, туйган!

 

Урамда бөтен балалар

Муенына шарф элгән.

Ә Әминә, киреләнеп,

Ачык муен белән килгән.

 

Бәйрәмгә бөтен балалар

Вакытында килеп җиткән.

-Әйдә, Әминә, тизрәк кер!

-Миңа кызык түгел, китәм!

 

Бөтен кызлар матур итеп

Туфлиләрен кигән тагын.

-Синеке кайда, Әминә?

-Мишәйт итә, кимим аны!

 

Кәгазь битенә балалар

Ясап куйган чәчәк кенә.

Ә Әминә ул рәсемне

Ясап куйган үз битенә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев